«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп Илсөя Садыйкова билгеләнде.
Ул бу вазифада быел июнь аенда вафат булган Радик Сабировны алыштырды. Аңа 47 яшь иде.
Илсия Садыйкова 12 ел дәвамында «Яшел Үзән Медиа»ны җитәкләде. Ул район редакциясен замана таләпләренә җавап бирә торган, журналистика газета битләрендә генә чикләнмәгән җанлы медиаресурс итеп үстерде.
2025 елда «Яшел Үзән» редакциясе «Бәллүр каләм» премиясенә лаек булды. Ә 2026 елның августында редакция җирле үзидарә темасын яктыртуга багышланган республика конкурсында җиңде.
Нет комментариев