Рөстәм Миңнеханов Франция халкының кайгысын уртаклашты
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге вәкаләтле вәкиле Жан Морис Риперга махсус телеграмма җибәрде. Әлеге хат аша ул Париждагы террорлык актларына бәйле рәвештә Франция халкының кайгысын уртаклашты.
"Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Франция халкының тирән кайгысын уртаклашам. Бик күп гаепсез кешеләрнең үлеменә китергән әлеге кешелексез җинаять коточкыч әрнү һәм хәсрәт уята. Әлеге куркыныч явызлыкка каршы көрәшү өчен кешелек җәмгыятенең барча гуманистик көчләрен берләштерү кирәк, Без фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз, Франция халкының әлеге авыр көннәрдә кыю һәм көчле булуларын телибез", - диелә телеграммада.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50926
Фото:http://www.ruscur.ru/photoes/0/00/18/1888/verybig.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев