Рәшит Газизов: "Безнең аларны онытырга хакыбыз юк"
Җәмгыять

Рәшит Газизов: "Безнең аларны онытырга хакыбыз юк"

Безнең республикада 300 меңнән артык элеккеге нацизм тоткыннары яши һәм шуларның берсе Котлы Бөкәш авылыннан Зәйнәпбикә апа Кашаф кызы Мөрсәлимова.

 Фашист концлагерьларындагы тоткыннарны азат итү көне уңаеннан ветеран янына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлегеннән Нурия Шакирова, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Газизов, шулай ук Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары һәм укытучылары килделәр.
Ветераныбыз безгә үткәннәрен сөйләде.
-Әнием Котлы Бөкәштән, ә әтием Күки авылыннан иде. Мәктәптә  укымаганлыктан, икесенең дә башлангыч белемнәре юк. 1942 нче елның апрелендә Донбасска фашистлар килә. Ул вакытта әнигә - 25, әтигә 28 яшь булган. Бер төркем нык, таза кешеләрне җыеп вокзалга алып төшкәннәр. Халык нилектән вокзалга баруын аңламаган, ләкин бу сәфәрнең юньлегә түгел икәнен сизенгәннәр. Качарга бер чара да юк. Шуннан соң әсирләрне Германиянең Бон шәһәренә озатканнар. Фашистлар әтинең шахтада эшләгәнлеген белеп шахтер итеп билгеләгәннәр. Ә әнине пешекче итеп куйганнар.
Лагерь төрле яктан чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган. Әсирләр һәр көнне үлем көткәндәй куркынып уянганнар. Әнием белән тагын бер поляк хатыны була. Алар икесе дә йөкле булгач икенче баракка ябалар. Көннәрдән бер көнне әнием авырый башлаган һәм аны немец госпиталенең бала тудыру бүлегенә салганнар.1942 елны мин туганмын. Беренче җан өшеткеч авазларымны шунда салганмын. Әнием сөйләве буенча бала тудыру бүлегендә әнигә шулкадәр яхшы мөнәсәбәттә булалар, тәмле ашаталар, юындыралар. Әмма ул бик азга гына була. Соңыннан тагын бала белән шул баракка кире кайтаралар. Әтигә бу хәбәрне ничек тә булса әйтергә кирәк бит. Эзли торгач җае да килеп чыга. Комендант рус кешесе була. Менә шул әтине эзләп табарга булыша да инде.
Әни пешекче булгач әтигә әз-әзләп  ашамлыклар җыеп сәфәргә кузгала. Трамвайда да, поездда да бара ул. Ниһаять шахтерларны эзләп таба. Ләкин әти генә күренми. Шуннан соң озак та үтми, әти килеп чыга. Күзләре эчкә баткан, коры сөяккә калган. Әни әтигә күчтәнәчләр тапшыра, шуннан соң алар гел очрашып торалар.
Көннәрдән бер көнне әсирләрне җыеп урманга алып кереп китәләр.Күктә америка самолетлары пәйда була. Алар  немецларга ата башлыйлар. Безнең әсирләр төрлесе төрле якка качалар. Америкалылар әсирләрне кайдан икәнлеген сораштырганнар, аларга ашарга биргәннәр. Күбесе Германиядә яшәп кала, чөнки туган илләренә кайтсалар “сатлыкҗаннар” дип әйтүләреннән курыкканнар.
Без өчәүләп Бөкәшкә кайтып җиткәнбез. Әти белән әнинең барлык документлары Донбасста  кала. Кайтып ике ел торгач әтине репрессияләнгән кешеләр белән сөргенгә озаталар.
Шулай гомер үтә торды. Әтием дә сөргеннән кайтты. Мин үсеп җиткәнемне сизми дә калганмын.Үзбәкстанга күченеп киттек. Ашарга ризык, кияргә кием юк. Әти кабат шахтага эшкә керде. Мин дә сынатмадым, яхшы билгеләренә генә укыдым.Тормышның, әти-әниемнең кадерен белеп яшәдем.
Уфа татарына кияүгә чыктым. Бер кыз һәм бер малай үстердек. Алар без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Икесе дә югары белем алдылар һәм хәзерге вакытта  гаиләләре белән яшиләр. Инде балаларымның, оныкларымның, якыннарымның кадер-хөрмәтен күреп, калган гомеребезне рәхәттә үткәрсәк иде, - ди ветеран.
Фашистлар концлагерьларында тоткыннарын азат итү көне ул елларда җәбер-золым күрүчеләрнең күңелләрендәге авыр истәлекләрен яңартса да, безнең ул чорларны онытырга хакыбыз юк. Чөнки бу корбаннар безнең киләчәгебез хакына булган. 

Рузидә Гатауллина.
Котлы Бөкәш мәктәбе.

 


Нет комментариев