Россия туристы һәлакәткә очраган самолетка утырырга йоклап калган
Җәмгыять

Россия туристы һәлакәткә очраган самолетка утырырга йоклап калган

Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән, 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган.

Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны шул самолетка утырасы булгач, үлде, дип белдек. Ападан хәбәр килгәч, хәтта туганнарга да шалтырата алмадым", - дигән сеңлесе.

Ә Эльвира алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән, отельгә соң гына кайта һәм кайтырга өлгерә алмый. Берничә көн ул Дубайда туроператорлар хисабына яшиячәк.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55459


Һәлакәт

Нет комментариев