Россия халкын бүгенге көндә иң куркытканы - дөньядагы тынычсызлык. Узган ун айда халыкның сугыштан куркуы көчәйгәннән-көчәеп, инде зур күрсәткечкә җиткән. Бүген халыкның 62 проценты халыкара низаглардан чын-чынлап үзләренә куркыныч янарга мөмкин дип исәпли.
Шулай итеп, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге октябрь азагында Россия халкының куркуларын ачыклап үткәргән сораштырулар халыкара низагларның куера баруы кешеләрне моңа кадәр борчыган көндәлек мәсьәләләрдән аеруын күрсәткән.
Гадәттә исә, халыкны товарларга бәя үсүе һәм җыелган акчаларның бәясе төшүе кебек проблемалар нык борчый иде. Хәзерге вакытта инде бу курку икенче урынга калган. Әлбәттә, шик-шөбһәләр бөтенләй үк юкка чыкмаган, бәяләргә һәм акчаларга бәйле курку хисе июльдән бирле туктамыйча үсә. Шулай да ул ел башындагыдан - гыйнвар-марттагы вәзгыятьтән түбәнрәк, дип нәтиҗә ясый социологлар.
Сораштыруларда Россиянең 46 төбәгендәге 130 торак пунктында яшәүче кешеләр катнашкан. Ачыкланганча, соңгы вакытта кешеләр керемнәре кимүдән, эш урынын югалтудан да курыкмый башлаган. Югыйсә, әле ел башында гына болар котычкыч хәлгә тиңләнә иде. Сәламәтлеккә һәм медицина ярдәменә бәйле проблемалар белән дә безнең халыкны куркытып булмый икән.
Моннан тыш, үткән айда кешеләр җинаятьчелек чәчәк ата дип зарланган булса, октябрьдә бу курку хисләре дә тынычланган. Сәяси, милли һәм дини җирлектә низаглар барлыкка килүеннән курку күрсәткечләре дә сентябрьдә теркәлгәннән шактый төшкән.
Мәгълүм булганча, кешеләр һәрвакыт табигать бәла-казаларыннан куркып яшәргә күнеккән. Ел башында бу юнәлештә югары күрсәткечләр күзәтелсә дә, октябрьдә алар кимүгә йөз тоткан. Ә гаиләдәге низаглар Россия кешеләрен ни сәбәпледер тиздән, гомумән, борчымый башлар кебек тоела - сораштыру нәтиҗәләре күрсәткән битарафлык шуңа ишарә.
Нет комментариев