Рәнҗү!
Җәмгыять

Рәнҗү!

Дөньяга сау-сәламәт булып туу - үзе зур бәхет.

Әмма арабызда сәламәтлекләре чикле булган кешеләр дә очрый. Аларга бик авыр. Ул кешеләрне берничек тә рәнҗетергә ярамый. Тик һәрвакытта да бу алай түгел шул. Балалар арасында бигрәк тә. Мин, мәсәлән, шундый очракка тап булдым. Бер малай тумыштан әзрәк зәгыйф. Берничә бала ул малайны мыскыллыйлар, этеп, салкын карга егалар. Кызганыч, мин дә аларны туктата алмадым.

Шул вакытта мин үземне шул малай урынына куеп карадым. Күз алдыма китергәч, үксеп елыйсым килде. Ул малайга бик читен иде. Аны берсе дә яратмый, аның белән берсе дә дус түгел. Сау-сәламәт булмаган кешеләрне рәнҗетмәсәк, алардан көлмәсәк иде.

Ризәлә Гыйлемханова,

Күгәрчен мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Фотоmiloserdie.ru


Нет комментариев