Рифкать – алыштыргысыз хезмәткәр
Җәмгыять

Рифкать – алыштыргысыз хезмәткәр

Терлекчелек комплексында оператор вазыйфасын күңелен биреп башкаручы уңган терлекче Рифкать Разжапов белән безне күп мактау сүзләре әйтеп таныштырдылар.

 Ул озак еллар дәвамында күрше Мамадыш районының данлыклы Үсәли агрофимасында хезмәт куйган. Күп хезмәттәшләре төсле җәен көтү көтсә, кыш айларында фермада эшләгән. Ә андый тырыш, хезмәт сөючән хезмәткәрләргә сорау бер вакытта да кимеми, дип хак әйтәләр. Эшләгән агрофирма  яшәүдән тукталгач,  берничә иптәше белән аларны “Кулон-Агро”хуҗалыгына  чакыралар.

Дөресерәге, аларны  вахта методы белән эшкә йөртәләр. Хатыны белән икәү күрше районга чыгып китүләре ни дәрәҗәдә кыен булуын аңлап эш кешесенең хәлен җиңеләйтү ниятеннән аларга гаиләләре белән безнең якларга күченергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп көтмәгәндә, уйламаганда алар Балык Бистәсе районына килеп төпләнәләр.

Хезмәт сөючән гаиләне “Кулон-Агро” җитәкчеләре күрше Шомбыт авылында бер дигән яхшы торак  йорт белән дә тәэмин итәләр. Инде менә ун елдан артык алар биредә яшиләр һәм эшлиләр.  Сыер саву операторы булып эшләгән хатыны күптән түгел генә  лаеклы ялга чыккач аның эшен ул үз өстенә алган.  Комплекс башлыгы сүзе белән әйткәндә, Рифкать бүген биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенә нинди генә вазыйфа йөкләсәң шуны булдыра торганнардан диләр аның турында.


Үз эшенә җаваплы карый торган һәм һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаручыларны  чыннан да сирәк очратырга мөмкин, аңа да монда берничәшәр вазыйфаны башкарырга  туры килгәли икән. Әлбәттә, болар хакында аннан түгел, безнең күбрәк иңгә-иң торып эшләүче хезмәттәшләренең мактап телгә алуларыннан чыгып әйтүебез. Аннары, соңгы  заман таләпләре нигезендә эшләнгән  комплекс операторы хезмәтенең күп кырлы һәм җаваплы  эш булуын бүген берәүгә дә аңлатып торуның кирәге юк.

 Иң әһәмиятлесе, саву аппаратларының  чиста, төзек булуын тәэмин итү зарур. Монда хезмәт кешесенең игътибарсызлыгы һәм чисталыкны аз гына контрольдән чыгаруы шактый кыйммәткә төшәчәген  ул бик яхшы аңлый.  Шуңа  вакытының күп өлешен  үзенең эш урынында  үткәрергә туры килә аңа. 


Булдыклы, эшчән авыл кешеләре менә шундый була инде. Күп эшли, аз сөйләшә, дигәндәй, тыйнаклык хас аларга. Бер булганнан бар да була, дип, нәкъ менә аның кебек җитез, өлгер һәм булдыклы чын терлекчеләр турында әйтәләр дә инде.


Нет комментариев