Эльмира Галиева: «Яратмасам, беренче көннән үк биредә хезмәт куяр идеммени?»
Җәмгыять

Эльмира Галиева: «Яратмасам, беренче көннән үк биредә хезмәт куяр идеммени?»

Без коллектив мактаулысы, әле күптән түгел генә исеме республикабызның электрон мактау тактасына кертелгән саву операторы Эльмира Гыйззәтулла кызы Галиева белән аның эш урынында очраштык.

Ул эшчән гаиләдә 3 кыз 1 малай арасында өченче бала булып дөньяга килгән.  Кече яшьтән өлкәннәргә булышып үсүе нәтиҗәсендә кыз буйга башкалардан әлләни зур булмаса да эшкә бер үзе өч кешене алыштыра торганнардан икән биредә.

Чыннан да, элек савымчыларга монда утызар сыер беркеткән булсалар, Эльмира бүген бер үзе 90 сыер сава. Әле моннан тыш та алар саву аппаратларын юу, бинаны чистартып җилләтү эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Эше күп һәм шактый мәшәкатьле булса да ул зарланырга яратмый. 

– Без бүген эшебездән бик канәгать. Машина өйдән килеп ала, эш сәгате беткәч  кайтарып куя. Төшке ашны да эш урыннарыбызга китереп бирәләр.  Җитәкчеләребез тарафыннан шушындый олы кайгыртучанлык күрсәтелгәч ничек тырышмыйсың инде, – ди ул.


 Сүз уңаеннан ул гомере буена колхозда сыер савучы хезмәтен башкарган әнисе Мәрьям апаның башыннан үткәннәрне дә хәтерендә яңартырга өлгерде.  Әнисе элек 18-20  шәр баш сыерны кул белән сауса да бер кайчан сер бирмәгән. Әле сыер саву гына түгел, икешәр чиләк сөтне ферманың бер башыннан икенчесенә ташып флягаларга да тутырганнар алар.

Әнә шушындый олы мәшәкатьләрен күреп үскәнгә, ул  әнисенең хезмәтен беркадәр җиңеләйтергә теләп иптәшләре белән фермага еш килгән. Ул елларда әниләренең үз төркемендәге бозаулаган сыерларын берничә ай дәвамында үзләре тәрбияләүләре дә хәтердә.

Ә биредә буаз сыерларны махсус бүлекләргә күчереп саву операторларның хезмәтен бермә-бер  җиңеләйткән. Кыскасы, аларның хезмәте бүген заманча төс алган. Ул эшләгән бинада бүген  250  баш савым сыерлары асрала. Аларга  өч кеше хезмәт күрсәтә. Иртәнге савым тәмамлангач  сыерларны янәшәдәге утарга чыгаралар. 


«Үз эшегезне яратасызмы?» дигән сорауга: «Яратмасам, беренче көннән үк биредә хезмәт куяр идеммени?» – дип мул савым остасы Эльмира Галиева безгә үз эшеннән канәгатъ булуын белдерде.
    


Нет комментариев