«Кулон-Агро» хуҗалыгында эшләр гөрләп бара
Җәмгыять

«Кулон-Агро» хуҗалыгында эшләр гөрләп бара

Бүгенгесе көнне «Кулон-Агро» хуҗалыгында ике мең башка якын терлек асрала. Комплекста эшләүче хезмәткәрләрнең гомуми саны гына да 60 ка җиткән.

Менә шундый олы шәһәр заводларын хәтерләткән коллективны  аның беренче көненнән, районда гомер-гомергә эре әйдәүче коллективларда хезмәт куеп зур чыныгу алган һәм бер дигән хезмәт тәҗрибәсе туплаган, ару-талуны белмичә күңелен биреп эшләүче баш белгеч Фәнис Садыйков җитәкли. Куйган хезмәт нәтиҗәләре дә күз алдында.

      
Бүгенгесе көнне тирә-юньдә күпләрне  сокландырырлык итеп бер дигән заманча комплексның хәтерем ялгышмаса үз эшчәнлеген  2015 нче елда башлап җибәрүләре дә истә. 


Ул бүген дә гөрләтеп уңышлы гына эшләвен дәвам иттерә. Бу бердәм, тырыш коллективның республикабызның  әйдәүче  эшкәртү предприятиесенә һәр көнне ун тоннадан артык яхшы сыйфатлы продукция җибәрүе чыннан да мактауга лаеклы хәл.  
Без дә укучыларыбызга әлеге күркәм коллективның сокландырырлык эш сөючән тырыш хезмәткәрләре белән таныштыру ниятеннән комплекска килдек.

Рөхсәт документларын алып, соңгы заман технологияләре нигезендә эшләнгән әлеге  комплекс җитәкчесенең якты, иркен бүлмәсендә без  көтелмәгән тантанага туры килдек. Фәнис Садыйков үз янәшәсендә  беренче көннәрдән диярлек тырыш хезмәт куючы баш зоотехник Ясәви Солтановны гомер бәйрәме – туган көне белән котлый иде. Ул аңа тантаналы төстә Агрофирма җитәкчелегенең рәхмәт хатын тапшырып, чын күңеленнән изге теләкләрен белдереп үз рәхмәт сүзләрен җиткерде, әле тагын шулай матур итеп армый-талмый нәтиҗәле хезмәт куюын теләде. 


Тантанадан соң без әлеге коллективның  уңганнары, булганнары белән очрашу ниятеннән аларның эш урынына юл тоттык. 
 


Нет комментариев