Казанда бер ир-атның Daewoo Nexia автомобилен урлаганнар. Бу хәл ул төзелеш инструментларын ремонт ясаган фатирга керткән арада булган.
Вакыйга Казанның Ямашев проспектындагы йортларның берсе янында булган. Җиңел машина хуҗасы хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән, шәһәрдә «Перехват» планын игълан иткәннәр.
Көч структуралары хезмәткәрләре урланган автомобильне Бичурин һәм Четаев урамнары чатында күреп алган. Җиңел машинаны туктатканнар, аның салонында 43 һәм 45 яшьлек ике исерек ир-ат булган. Росгвардия хезмәткәрләре аларны тоткарлаган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Ике тоткарланучының да берничә тапкыр хөкем ителүе әйтелә. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр «Татар-информ»га Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Нет комментариев