Якташыбыз  Мидхәт Миншинга 90 яшь
Җәмгыять

Якташыбыз Мидхәт Миншинга 90 яшь

Бүген язучы, журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 90 ел.

Шул уңайдан олы Солтан авылы китапханәсендә  китап укучылар белэн якташ язучыбызны искә алып  юбилее уңаеннан әдәби сәгать уткәрдек. Мидхәт Миншин 1936 елның 26 сентябрендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган. “Мин әле дөньяга килгәнче үк бик зур фаҗига була.

 

Туарыма ике ай калгач ,әнине үгез сөзгән, мөгезе белән корсагын ярган. Ходай саклап калгандырдыр, диләр. Хикмәтле кеше дигән сүз инде бу,” – дип сөйли торган  була Мидхәд ага.

Әнисе Бибихәдичә – гади колхозчы, әтисе Мөхәммәтша- шулай ук тир түгеп иген үстерүчеләрдән. Тик ата назын күрми үсә нәни Мидхәт. Әтисе 1937 елда Мидхәт Миншинга бер яшь кенә булганда вафат була. 1944 елда Мидхәт Миншин Олы Солтан урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәп елларында ук әдәбият белән җенләнгән Мидхәт шигырь язу белән шөгелләнә.Аның әле бүгенге көндә дә китапханә музеенда беренче шигыре саклана.

Лирика

Күр әле суга баш ия

Яр читендәге таллар

Бу бәхетле көн тууга

Куана саф су үзе дә,

Ничек пар килгән алар

Миндә шул бөдрә таллардан

Башымны сиңа исәм.

Агар өчен йөрәгемне

Сайлап кына сүзләремне

Каршыңа әгәр килсәм.

Бормаланып тирән киткән

Тал тамырлары кебек,

Хисләремне йөрәгеңдә

Үрләтерсеңме гомергә

Хыялларыңа төреп?

 

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1959 елда, укуын тәмамлап, Буада район газетасында хезмәт юлын башлый. Ә 1960 елның 16 февраленнән башлап Татарстан радиосында эшли. 1977 елда аңа “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре “ дигән мактаулы исем бирелә.

Шул ук елны татарстан журналистлар берлегенең “Хөсәен Ямашев” исемендәге бүләгенә лаек була. 1944 елда “Канатлы барс” кокурсы лауреаты булуга ирешә.  1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы була. Мидхәт Миншин бик күп шигырьләр, җырлар, «Васыять», «Башаклар җыры» дигән китаплар авторы.  Аның “Көл” дигән хикәясе элекеге СССР ның барлык сатирик журналларында, “Правда” газетасында hәм Кытайда ике журналда басылып чыккан.  

Бүгенге көндә дә аның җырларын радио телевизорлардан  күренекле артистларыбыз Зөлфия Шакирова, Зәйнәп Фәрхетдиновалар hәм башка җырчыларыбыз яратып башкаралар.  Ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш вакытында, «Өметләр һәм борчылулар» дигән публицистик чыгышлары белән халкыбызның олы ихтирамын казанган шәхес. 2009 елның 25 декабрендә вафат булган.  

 

Олы Солтан авылы китапханәсе мөдире Сөнгатуллина Рәмилә


Нет комментариев