Резидә Хәмидуллина хөрмәткә лаек кеше
Җәмгыять

Резидә Хәмидуллина хөрмәткә лаек кеше

Ул шулай салмак кына, ныклы адымнары белән көн дә мәктәбенә килә. Шул ук ышанычлы хәрәкәте белән һәрвакыттагыча көлемсерәп эштән кайта.  Көн дә шулай өч чакрым араны Котлы Бөкәш белән Мәмле Казаклар Чаллысы авыллары арасын, 28 ел буе үтте Резидә Хуҗиевна.

 Язмам Котлы-Бөкәш авылында яшәп, гомер итүче Резидә Хәмидуллина хакында булыр. Үзенең сүзләреннән чыгып әйтсәк «мин бит монда Саба якларыннан очып, саташып килгән кош кына. Гомерем буе туган ягымны сагынып, төшләремдә күреп тилмергән табигать баласы» ди ул. Әйе, Резидә 1964 елның13 февралендә Саба районы, Чәбки-Саба авылында, ишле гаиләдә төпчек кыз булып туа. Сокланырлык табигате булган бу авылның, ап-ак шомырт чәчкәләренә күмелеп утырган туган нигезнең, капка төбеннән үк диярлек, бөдрә талларына күмелеп боргаланып аккан Казкаш елгасының, иксез-чиксез болыннарның, тар сукмаклы чишмә буеның сихри матурлыгы шушы нечкә күңелле кызга күчкән диярсең. Апа-абыйларының аны яратып, бер-берсенә ярдәмләшеп үсүләре дә, үсмер кызга бары яхшы үрнәк кенә булгандыр. Әти-әнисенең тырыш, гадел хезмәт итеп яшәүләре дә, Резидәгә мәктәбендә бары яхшы билгеләренә генә укуына бер этәргеч биргәндер мөгаен. 1979 елда Сатыш урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлаган кыз, Казан педагогия училищесына укырга керә. Әнисенең почта бүлегендә бирелгән зәңгәр итәкне киеп йөри студент кыз, әмма сәләте белән барлык училище бәйгеләрендә актив катнашып, 1983 елда кызыл дипломга ия була.

Резидә Хуҗиевнаның Котлы-Бөкәш якларына килеп урнашып, Раиф Хөсәенович белән тормыш итүләренә дә бик күп еллар үтелгән инде. Алар икесе ике тармакта хәләл  хезмәт итеп, бер-берсенә олы терәк булып, эшләрендә ярдәмләшеп тормыш итәләр. Берсе авыл хуҗалыгы өчен җан атып, беренчеләрдән булып эшмәкәрлек эшен уңышлы гына алып барса, икенчесе -  үз хезмәт юлын балаларга багышлады.  Мәмле Казаклар Чаллысы башлангыч мәктәбендә 28 ел буена, күпме сабыйга белем нигезләрен салды ул. Үзенең бар тәҗрибәсен, тыныч кына, юмор хисе белән нәни укучылары белән уртаклашты. Күп кенә мактаулы исемнәргә ия булган мөгаллимә, соңгы өч елын Котлы Бөкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Тирә-юньгә база мәктәбе буларак кына түгел, ә укыту-тәрбия эшләрендә дә югары  баскычта торган бу белем бирү оешмасында, укытучылар коллективы арасында, Резидә Хәмидуллина олы хөрмәткә ия булган шәхес.

Ике төп ышанычлары булган кызлары Ралия белән уллары Ранис та үз тормышлары белән Казан каласында яшиләр. Матур гына тормыш корып, үз көннәрен үзләре күрәләр.Ә иң кадерлеләре, яшь әби белән бабай өчен, әлбәттә, аларның газиз оныклары – Диас белән Фәнистер. Балалар һәрдаим туган нигезләренә кайтып, барлык эшләрдә дә ярдәм итеп торалар. Кечкенә генә йөрәге белән үзенең барлык якыннарына зур терәк була алган бу ханымга  бары уңышлар гына телисе килә.   

Фәнисә Хәсәншина,

башлангыч сыйныф укытучысы.


Нет комментариев