Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсендә
Җәмгыять

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсендә

 11 нче май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

 Президент “Кулон-Агро” хуҗалыгында җитәкчеләр, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов Рөстәм Миңнехановны “Кулон-Агро” хуҗалыгының үсеше, “Кыргый ферма” күпфункцияле сафари паркы, “Татарстан гектары” проектлары, “Олы Елга” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, “Кама” кулланучылар кооперативы эше белән таныштырды.

Илдар Таҗетдинов районда чәчүнең 76 процентында башкарылуын әйтте. 16 хуҗалык бу эшне тәмамлаган инде. 13 мең гектарда чәчелгән көзге культураларның 2100 гектары табигать шартларының уңайсыз килүе нәтиҗәсендә зыян күргән.

- Кыр эшләренең барышында уңай якка үзгәрешләр бар. Бу ашлама туплау  мисалында да сизелә. Әмма районны башка нәтиҗәләр белән күрәсе килә. Терлекчелектә һәм игенчелектә  эш күрсәткечләрен  арттырырга мөмкинлек бар, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

 

Балык Бистәсе Агротехникумы директоры Мансур Мәннанов Татарстан Президентыннан уку йортында төзекләндерү эшләре үткәрүдә булышуын сорады. Рөстәм Миңнеханов 2020 нче елда әлеге мәсьәләне үтәү мөмкинлеген карарга кушты.

“Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексы эше белән  Альберт Фәхретдинов таныштырды. Бүген биредә 1500 баш терлек бар. Бер баш сыерга уртача көнлек савым 21,5 килограмм тәшкил итә. Комплекста савым системасы һәм азык тарату механикалаштырылган. Хуҗалык терлекләр санын 2400 гә җиткерергә уйлый.

Үзенең эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның Яңавыл мәчетендә дә булды.

Биредә Президентны һәм килгән кунакларны Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов каршылады.

Кунакларны мәчет белән таныштырганнан соң Коръән аятьләре һәм догалар укылды. Президентыбыз мәчеткә бүләк итеп Коръән китабы тапшырды.

Яңавыл  мәчете эчке һәм тышкы яктан матурлыгы, зәвыклы эшләнеше белән күпләрне җәлеп итә. Бу яктан ул Рөстәм Миңнехановка да ошады. Үз чиратында Рамазан хәзрәт Президентыбызга республикабыздагы социаль һәм икътисадый тотрыклылык өчен ихлас рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә бердәмлектә уңышлар теләде.

 

Таңсылу  Минһаҗева.

фото автодан.


Нет комментариев