Республика Хөкүмәте кечкенә барларны бетерергә ниятли
Җәмгыять

Республика Хөкүмәте кечкенә барларны бетерергә ниятли

ТР Дәүләт Советы торак йортларга янкормаларда һәм 50 кв метр кеерә мәйданда спиртлы эчемлекләрне сатарга тыю турында законга төзәтмәләр кертәчәк.

ТР Дәүләт Советы торак йортларга янкормаларда һәм 50 кв метр кеерә мәйданда спиртлы эчемлекләрне сатарга тыю турында законга төзәтмәләр кертәчәк.

ТР Министрлар Кабинеты"Татарстан территориясендә алкоголь продукцияне ваклап сатуда вакытны чикләү, сату шартлары һәм урыннары турында" законга төзәтмәләрне әзерли. Алар 2017 елда ТР Дәүләт Советы утырышында тикшереләчәк, дип хәбәр итә «Коммерсант».

Төзәтмәләр торак йортларга янкормаларда, керү күпфатирлы йорт ишегалдынданан булган биналарда, 50 кв метрдан әзрәк мәйданда (бар, кафе, ресторан өчен) алкоголь продукциясен (шул исәптән сыраны) сату кагыйдәләрен катгыйландыруга кайтып кала.

Хәзер федераль закон буенча 50 кв.м мәйданда чикләүләр шәһәр оешмаларына гына кертелгән, әмма бу законда сыра каралмаган. Әгәр яңа төзәтмәләр гамәлгә куелса, Татарстан территорияседәге кечкенә сыра барлары законсыз дип табылачак.

Барларда, кафеларда һәм рестораннарда спиртлы эчемлекләрне ачып сатырга гына мөмкин булачак (хәзер алкогольне савытында килеш бары тик кибетләрдә генә 22.00 дән 10.00 гә кадәр сату тыела).

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото: archiprofi.ru


Нет комментариев