Редакцияләрне ни көтә
Җәмгыять

Редакцияләрне ни көтә

«Бер вакытлы матбугат чарасы да ябылмаячак», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин «Татар - информ" мәгълүмат агентлыгында узган Татарстанда матбугатка язылу кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә.

" Бүгенге көндә күп кенә район редакцияләрендә оптимальләштерү процессы дәвам итә, - диде ул. - Әмма бу бары тик бухгалтерия, идарә итү буенча сорауларга гына кагыла. Мамадышта, Яшел Үзәндә редакцияләр берләшеп эшли башлады. Бер генә редакция дә ябылмаячак, бары тик аларның кайберсе эш форматын үзгәртер генә дип көтелә", - диде ул.

Чыганак:http://www.atnya-rt.ru


Нет комментариев