Редакция журналисты һөнәрен алыштыра
Җәмгыять

Редакция журналисты һөнәрен алыштыра

Ел саен Татарстан Эчке эшләр Министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе үткәрә. Максаты-халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын ныгыту, хокукый грамоталылыкны арттыру, киң, эчкерсез хезмәттәшлеккә тарту.

Язу эшен ташладым беркетмә төзи башладым. Без, каләм ияләре, бу очракта халык белән хокук тәртибе сакчылары арасында "күпер" салучылар инде. Узган ел бер тәүлек буе ЮХИДИ хезмәткәре булып "эшләп" алган идем. Чын "гаишниклар" кебек штрафын да салдык, кисәттек тә, никтер ришвәт тәкъдим итүче генә булмады. Тик танышларым гына газета битләрендә полиция формасы киеп төшкән фотоны күргәч: " Гаишник булдыңмы әллә син?",- дип сорап аптыратканнар иде. Быел полициянең халыкка иң якын торучы хезмәткәре-участковый формасын кигерттеләр. Кыскасы, язу эшен ташладым, беркетмә төзи башладым.
Беркетмә төзим дип арттырыбрак жибәрдем ахыры. Миңа берәү дә андый хокук бирмәде, пистолет та тоттырмадылар. Бу язмамда мин бары тик өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Нияз Шамил улы Кәримуллинның гадәти бер эш көне турында сөйләрмен. Ул бу көннәрдә чираттагы ялга киткән участковыйлар начальнигы вазыйфалары да башкара иде. Ниязның административ участогында 2300 дән артык кеше яши. Аларның күпчелеге закон тыңлаучан, тәртипле гражданнар әлбәттә. Әмма шулар арасында 5 шартлы рәвештә хөкем ителүче, 5 элек хөкем ителгән кеше исәпләнә. Шуларга өстәп күзәтү астына куелган тәртипсез гаиләләр, авыр үсмерләр дә бар. Нияз Шамил улы аларның һәрберсен исемнәре белән хәтерли. Картотекаң бер якта торсын. Хәер, үз участогындагы һәр кешене танып белә ул. Һәрхәлдә урамнан атлаганда шундый фикер туды. Олысы-кечесе исәнләшәләр. Туктатып киңәш сораучылар да, кыйммәтле "информация" житкерүчеләр дә бар. Дистә ел эшләү дәверендә халыкның ышанычын казанганлыгы күренеп тора. Бистә "Анискин"ы инде. Артык та, ким дә түгел.
Участковыйларның эш көне планеркадан башлана икән. Бу киңәшмәдә участковыйлар бүген барырга тиешле адреслар билгеләнә. Без дә "начар" фатирларга юл тоттык. Вакыт шактый иртә булуга карамастан, сәяси темаларга сүз куертырга яратканы өчен "Депутат" кушаматы алган ир-егет фатирына дуслары җыелып өлгергән инде. Акча юнәткәннәр дә кибеткә чапкын җибәрергә ун тулганны көтеп торулары иде ахыры. Бу "кунакчыл" фатирга Балык Бистәсеннән генә түгел, күрше авыллардан да "зәм-зәм" суына сусаганнар җыела икән. Участковыйлар белән җитди сөйләшүдән соң кайсы кая таралдылар.
Шул арада эчке эшләр бүлегеннән дежурный шалтыратты. Кулы каты җәрәхәтләнгән ир-егетне больницага китергәннәр икән. Егет кулын егылып кистем дисә дә, аннан аңлатма, табибтан белешмә алдылар. Егылган урынын барып фотога төшерделәр. Шулай итеп җәрәхәтнең криминаль түгеллеген исбатладылар. Закон шулай куша.
-Әйдә, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән бер хатын-кызның да хәлен белеп чыгыйк инде. Соңгы вакытта эчкәне сизелми, әмма күз-колак булу зыян итмәс, - дип районның икенче почмагына алып китте командирым. Беренче карашка тыйнак кына әмма таушалган- талчыккан хатын инде. "Нинди җинаять кылган соң ул?",- дип кызыксындым. "Анасына пычак белән кадаган" дигән җавап ишеткәч өнсез калдым инде. Менә нинди хәлгә төшерә "яшел елан" адәм баласын. Тагын "дежуркадан" шалтыраттылар. Автовокзал янында автобус шоферы белән җиңел машина хуҗасы юл бүлешә алмыйлар икән. "Анысы да безгә мени. ЮХИДИ инспекторлары барсын әнә", -дип остармакчы идем. Анда авария булмаган бит. Ике шофер арасында конфликт чыккан. Инде шулай икән участковый көйләргә тиеш, -дип аңлаттылар. Сизеп торам, үзләре дә шундый вак-төяккәдә чакыртуларына канәгать түгелләр инде.
Эчүен ташлап төзәлү юлына баскан берәүнең дә хәлен белгәч эчке эшләр бүлегенә кайттык . Ә анда кулына шикаять тоткан, шактый дулкынланган бер ханым көтеп утыра иде. "Халык"та йөреп кайткач, отчетлар да язасы, беркетмәләр дә төзисе, кочак-кочак документлар да рәсмиләштерәсе бар икән әле.
Кичке 6.00 дән 23.00 сәгаткә кадәр Нияз Кәримуллин ирекле халык дружинасы белән берлектә тагын административ участогында эшләвен дәвам итте. Берәүнең утлы коралын саклау тәртибен тикшерде. Шундый кораллылар аның участогында гына да 50 дән артык икән. Аларны аерым игътибар үзәгендә тота ул. Оешмаларга сугылып каравылчыларның уяулыгын сынады. Притоннарга җыелучыларны куып таратты...
Участковый сыйфатында эш көнем ахырына якынлашкач, "Рәхәтләнеп, кызык итеп бер язарлык та булмады бу. Ни атышу, ни куышу" - дип шаяртмакчы булдым. Тагын нидер өстәмәкче идем "хезмәттәшем"нең җитдиләнгән йөзен күреп туктап калдым. "Сериалларда гына уңга-сулга, шалт то шолт аталар бит ул. Табельле коралны кулланырга язмасын инде", - диде ул. Берүк шулай булсын. Полиция хезмәткәрләренең эше кинодагыдан күпкә аерыла шул. Романтик геройлыктан битәр көндәлек, билгеле бер тәртипкә нигезләнгән, җентекләп, басылып эшләүне таләп итә торган хезмәт ул. Нәкъ җырдагыча, куркыныч та, бик авыр да, кирәкле дә хезмәт.
Илгиз Җамалиев.

Нет комментариев