Рәзилә Мөхәммәтрәхимова: Бөтендөнья татар конгрессы бәйгеләрне оештыра да, җиңүчеләрне хөрмәтли дә, бүләкләр тапшырып, күңелләрне күтәрә дә белә
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Солдат альбомы – 2024» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Әлеге чарага Балык Бистәсе районыннан мин дә чакырулы идем. Әлеге бәйгегә авылдашым Салават Ситдиков турында язма әзерләнгән иде. Язма жюри тарафыннан югары бәяләнеп, җиңүче исеменә лаек булдым.
Тантана башланыр алдыннан танылган журналист, «Халкым минем» тапшыруының алып баручысы, «Татарлар» тапшыруының баш мөхәррире Ләйсәнә Садретдинова катнашучылар белән җылы әңгәмәләр корып, сораштырулар үткәрде, сишәмбе көнне зәңгәр экраннар аша «Татарстан. Яңа гасыр» каналыннан күрсәтәчәкләрен дә искәртте.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе, «ТАТАРЛАР» газетасының баш мөхәррире Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи катнашучыларга рәхмәт хисләрен белдереп, чараны башлап җибәрде.
– Быел бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды. Ул ике номинациядә үтте. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы йөзгә якын инша юллады. Быел язмаларны Татарстанның Актаныш, Саба, Минзәлә, Әлки, Арча, Яңа Чишмә, Менделеевск, Сарман, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чүпрәле районнары, Казан, Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләре, Башкортстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез юллады. Без эчтәлекле, матур язмаларны сайлап алып, җиңүчеләрне билгеләдек, – диде.
Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров та сәламләде:
– Әлеге бәйгене без дүртенче ел уздырабыз. Елдан-ел эшләр камилләшә бара. Һәрбер гаиләнең, җирлекнең аерым шәхесе бар. Сез бу бәйгедә катнашып, ил сагында, хәрби хезмәттә булган шәхесне ачып бирә алдыгыз. Катнашучыларның һәрберсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде ул һәм җиңүчеләргә Конгресс исеменнән Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, «ТНВ» телеканалы журналисты Энҗе Шәйхетдинова исә җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укыды. Татар шагыйре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп премияләр лауреаты, һәрвакыт язмалары, иҗаты аша яхшы таныш булган Булат Ибраһимов та биредә иде.
Бәйрәм чарасында үзенең тыңлап туймаслык җыр-моңнары, чибәрлеге, тыйнаклыгы белән халкыбызның күңелендә үз урынын тапкан җырчы, моңлы сандугачыбыз, Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина берсеннән- берсе матур җырларын бүләк итте. Шулай ук Актаныш районыннан килгән Шакировлар гаиләсе дә катнашучыларны үз чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан барлык катнашучылар да чәй табыны артына җыелып, фикер алышуны дәвам итте.
Шунысы куанычлы: Бөтендөнья татар конгрессы бәйгеләрне оештыра да, җиңүчеләрне хөрмәтли дә, бүләкләр тапшырып, күңелләрне күтәрә дә белә. Оештырган бәйгеләрдә һәрвакыт катнашасы килеп тора. Кешенең хезмәтен күрә беләләр, зурлыйлар, мактыйлар, хөрмәтлиләр.
Оештыручыларга ихлас рәхмәт хисләремне белдерәм. Эшләре уң булсын! Аллаһ Тәгалә саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр насыйп итсен.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа