Районыбызда узган гасырның илленче елларында мәгариф тармагы ничек аякка баскан (Дәвамы)
Җәмгыять

Районыбызда узган гасырның илленче елларында мәгариф тармагы ничек аякка баскан (Дәвамы)

Укытырга мәктәп кирәк. (Мәктәп директоры язмаларыннан.Дәвамы)

Эш нәрсәдән башланды соң? Авыл һәм колхоз җитәкчеләре мәктәпне үз иттеләр, әле нәрсә булса да эшләнә. Типовой мәктәп салынмаса да, янкорма класс, я нәрсә булса да бер нәрсә төзелә. Ә инде алар мәктәпкә үги бала итеп карасалар, аны шул колхоз һәм авыл балаларының укый-тәрбияләнә торган учреждение итеп түгел, тәгәрмәч суга торган артель белән бер күрсәләр, эш комачау.

Алар тарафыннан авыл укытучысына әзме-күпме акча алып эшләүче, үзләрендә булмаган ботинка яки җәйге пальто булган көндәшләре итеп каралса хәл бөтенләй комачаулана. Аларның мондый карашлары авылдагы байтак кешеләргә дә күчә әлбәттә. Юлсубинода да шундыйрак хәл булды.

Дөрес кулдан килгәнчә, район оешмаларын йөдәтә-аптырата колхоз һәм авыл җитәкчеләре белән әрсезләнеп ел саен нәрсә булса да корырга, төзергә, арттырырга тырышылды. Мин бу авылда мәктәпкә йөз белән караган җитәкчеләрне дә әйтә алам.

Фәйзерахман абзый Мостафин. Ул әллә нәрсә мәгърифәтле кеше булмаса да, мәктәпне үз итә иде. 1 сентябрьдә култык астына тартмасы белән карандаш, ручкасын кыстырып мәктәпкә килер иде һәм балаларга өләшер иде. Мәктәпнең печьләрен чыгаргач та ул кайберәүләр кебек хезмәт хакына комсызланып ачкүзләнмәде. "Мәктәптән әллә нәрсә алып булмас, үзебезнең балаларыбыз укый ич,"-ди торган иде.

Хөсәен абый Гыйлемҗанов завхоз вакытында да, соңыннан да ата-аналар комитеты председателе булып эшләде. Әллә ни зур төзелешләр кузгатылмаса да, ул колхоз председателе булып эшләгәндә (озак эшләмәде) таш мәктәпкә реконструкция кертүне үзе башлап йөрде.

Авыл җирендә мәктәпләрне инициативалы юл белән төзү мәсьәләсе 1958 елдан соң хөкүмәт һәм партия "Мәктәпне тормыш белән бәйләү, халык мәгарифен тагын да үстерү" турында мәгълүм карарларын кабул иткәннән соң киң җәелде.

Бу елларда (1960) район мәгариф бүлегендә энергияле һәм үз эшен бик белеп, яратып башкаручы Әхсән Сахапов эшләде. "Яңа көч" (Юлсубино) белән "Кызыл Татарстан" (Ямаш) колхозлары берләштеләр. Аның председателе Рахман Җәләлиев булды. Мәгънәле, агрономия буенча мәгълүмате шактый зур иптәш иде. Шуның белән бергә мәктәпкә дә игътибары зур булды. Аның вакытында Ямашта иске мәктәп бинасы яңартып төзелде, Юлсубинода иске биналар бер урынга тупланып яңартып төзелделәр. Мастерская салынды, мәктәп әйләндереп алынды, гомумән мәктәп төсе керде. Юлсубинода авыл советы председателе, соңыннан озак еллар бригадир булып эшләгән Хабрахман Мөбәраков та мәктәп өчен ят кеше булмады.

Мәктәп тирәсендә сазлык урамнарга таш түшәлде, ишек алдындагы кибет яңа урынга күчерелеп, таш кибет бинасына мәктәп өчен столовая эшләнде, укытучылар өчен йорт төзелде. Бу эшләр чыннан да инициатива белән эшләнделәр. Чөнки алар бер кая да төзелеш булып титул исемлекләрдә тормадылар, проект төзүләрне үзебезгә башкарырга туры килде. Акчаны колхоз үзе дә, колхозчылар да бүлде. Мәктәп җитәкчесе буларак бер генә җыелышта, утырышта да мәктәп хәленнән зарланмыйча калып булмады. Ул материал артыннан да завхоз урынына чапты. Һәр җирдә ялварырга, әрсезләнергә туры килде. Эш башында утыручыларның кайберләре уенга алып "Чегән булмасаң алмый чыкмас идең, только ,"- дигән репликалар ташладылар. -Тагын килде, тагын сораргадыр инде,-дип битәрләделәр.

Районга төзелешләр өчен акча әллә ни күп бирелми. Капиталь ремонтка дип җибәрелгән акчаны таяк башы кузгаткан кешегә бүлгәлиләр иде.

Шулай да бу елларда мәктәп төзелеше хәтсез киң колач алды. "Социализм" совхозы җитәкчеләре С.С. Смирнов, М.Г. Залаков, П.И. Ефремов иптәшләр Тауларда, Алан-Полянда башлангыч мәктәп биналары төзеделәр, Каз.Чаллы, Түбән Тегермәнлек һ.б. урыннарда мәктәп биналары тәртипкә китерелде.

(Дәвамы алдагы саннарда)

Гарифулла Шәйдуллин. 1972 ел.


Нет комментариев