Районыбызга быелдан кергән инвесторларның берсе- “Фуд Альянс” җәмгыяте 100 гектарда теплица комплексы төзүгә кереште.
Алар инде ике гектар мәйданда игелгән җиләк плантациясенең тәүге уңышын да җыеп алырга өлгерделәр. Алга таба инвестор бу мәйданнарда җир җиләге, пекин кәбестәсе, томатлар, кыяр үстерү белән шөгыльләнергә планлаштыра. Якын вакытта җәмгыять производство базасын ныгыту максатында 17 миллион сум күләмендә инвестиция кертергә җыена. Бүгенге көнгә 7,5 миллион сум күләмендә чыгымнарын үзләштергән инде, 15 эш урыны булдырган.
фотоvostexpress.info
Нет комментариев