Күптән түгел коррупциягә каршы торуны координацияләү район комиссиясе утырышы булып узды.
Аны комиссиянең рәисе, район башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды. Балык Бистәсе муниципаль район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Айдар Сафиуллин җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләрне күрсәткәндә административ регламентны саклау мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура, һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары Ирек Хәмидуллин төзелеш өчен рөхсәт кәгазьләре биргәндә эшне хокук бозуларга юл куймаслык итеп оештырырга кирәклеген ассызыклады. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев әлеге оешмада коррупциягә каршы эшнең ничек куелуы белән таныштырды.
Муниципаль район җирлегендә булган җир участоклары, төрле милек турындагы мәгълүматларны барлау һәм актуальләштерү, аларның ни дәрәҗәдә файдалы кулланышы турында Балык Бистәсе муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палата рәисе Фәрит Вафин сөйләде.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Таңсылу МИНҺАҖЕВА.
фотоopalania.ru
Нет комментариев