Райондашларыбыз өчен 2018 ел  кайсы ягы белән  хәтердә калыр. Сораштыру
Җәмгыять

Райондашларыбыз өчен 2018 ел кайсы ягы белән хәтердә калыр. Сораштыру

Яңа  елга аяк басар алдыннан узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар. 2018 ел райондашларыбыз өчен нинди ел булып хәтердә калыр? Кайсы өлкәдә уңышларга ирештек? Нинди шатлык-сөенечләребез бар?

Марат Мингалиев—район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- 2018 ел да ахырына якынлашты. Тулаем алганда, безнең район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен уңышлы булды ул.  11 айда авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукция сатудан 1008 миллион сум акчалата табыш алдылар. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,1 миллион сумга артыграк. Шул исәптән, үсемлекчелек продукциясе сатудан 532 миллион сум, терлекчелек продукциясе сатудан 472 миллион сум табыш керде.

Бөртекле культуралар 46773 гектар мәйданда игелделәр. Район буенча уртача уңыш гектарга 25,2 центнерны тәшкил итте. Тулаем 116 мең тонна ашлык җыеп алынды. ООО “Зюзино” агрофирмасы, ОАО “Масловский”, ООО “Кама-Агро”, Габитов, Габдриев крестьян-фермер хуҗалыклары югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Техник культуралар 9158 гектар мәйданнарны биләде. 5875 тонна рапс җыелды. Аның уңышы гектарга 13,1 центнер чыкты. Соңгы елларда район хуҗалыклары бу культурадан яхшы уңыш алырга өйрәнделәр. Аеруча ООО “Логос”, ООО “Урахча”, Закирова, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыклары рапстан 16 центнердан артык уңыш алуга ирештеләр. Барлыгы 7603 тонна көнбагыш җыелды, ООО “Логос” бу культурадан гектарга 33,3 центнер уңыш алуга иреште.

2019 ел уңышы астына район хуҗалыклары 13 мең гектар көзге культуралар чәчтеләр, 56 мең гектар мәйданнарда туңга сөрү уздырылды.

Азык культуралары 24856 гектар мәйданда игелде. Барлыгы бер шартлы башка 26,8 центнер азык берәмлеге сусыл һәм тупас азык әзерләнде.

Терлекчелектә 16915 тонна сөт, 3125 тонна ит җитештерелде. Сөт җитештерүдә «Кулон-Агро» җәмгыяте, Бариев, Караганов, Галиев, Гильмуханова, Бәдретдинова крестьян-фермер хуҗалыклары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Ит җитештерүдә ООО «Кулон-Агро», Бариев, Закирова, Гобәйдуллин, Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыклары елны уңышлы тәмамладылар.

Ел башында ООО «Кулон-Агро» (инвестор Альберт Шамилович Фәхретдинов) терлекчелек комплексының 500 башка исәпләнгән икенче чиратын төзергә керешкән иде. Декабрь аенда ул файдалануга тапшырылды, хуҗалыкка 300 баш тана кайтарылды.

Быел авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау прграммасы буенча 100 башка исәпләнгән бер сыер торагы (Караганов хуҗалыгы), ике ашлык саклагыч (Габитов, Габдриев), ике ремонт мастерское бинасы (Альмиев, Бариев хуҗалыклары), ике силос-сенаж траншеясы ремонтланып файдалануга тапшырылды.

2018 елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан 210 миллион сум ярдәм алынды.

Киләсе елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында терлекләрнең баш санын, сөт,ит җитештерүне арттыру, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм техник культураларның мәйданнарын саклап калу, минераль ашламаларның тупланышын чәчү мәйданнарының һәр гектарына тәэсир итүче матдәдә 70 килограммга җиткерү, чәчү материалын оригиналь һәм элита репродукцияле орлыклар белән яңарту бурычы тора. Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру да планлаштырыла. Шулай ук  яңа эш башлаучы фермер һәм гаилә фермаларын үстерү программаларында катнашу дәвам иттереләчәк.

 Гүзәлия Керженцева—район халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

- 2010 елдан бирле “Үзмәшгульлек” программасы буенча эшлибез. Эшсезләргә эш урыны табу, эш урыннары булдыру безнең төп максатыбыз булып тора. 2018 елда 10 кеше үз эшләрен ачты. Алар, нигездә, шиномонтаж, маникюр, тегү, аяк киемнәре ремонтлау, сәүдә, умартачылык, кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнәләр. Район мәктәпләре укучылары арасында профориентация оештыру үзәк эшенең актуаль юнәлеше булып тора. Бу максатларда укучыларны һәм дәүләт хезмәтеннән файдаланучыларны һөнәрләр дөньясында ориентлашуга юнәлдерелгән уку-методик материал кулланабыз, “Кем булырга?” дигән тест уздырабыз. Укучылар һәм оешма вәкилләре, эшсез гражданнар катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрелә.

Район предприятие-оешмалары белән хезмәттәшлек итүебез 78 кешегә җәмәгать һәм вакытлы эшләр оештырырга мөмкинлек бирде. Барлыгы 223 кеше эшкә урнаштырылды.

Мәшгульлек үзәге аша 35 гражданин электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, маникюр остасы, тракторчы-машинист, шофер, кунакханә менеджеры һәм башка һөнәрләр буенча укытылдылар. Уку вакытында аларга стипендия түләнде, тору урыннары белән тәэмин ителделәр. Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз.

Диләрә Галиева—лаеклы ялдагы укытучы:

- Күгәрчен мәктәбендә 41 ел  мөгаллимәлек итүем белән үземне бәхетлеләрдән саныйм. Гомерем заяга узмады, Аллага шөкер. Шул еллар эчендә күпме балага рус теле һәм әдәбияты дәресләрен бирдем, әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләдем. Лаеклы ялга чыккач ислам динен ныграк үзләштерү максатыннан мәчеткә укырга йөрдем. 2018 елның август аенда Хаҗга баруым, монысы инде гомеремнең иң кадерле вакытлары булгандыр. Аллаһыма мең рәхмәтлемен, мин шул көнне күрдем. Һәм туган җиремә, гаиләмә исән-имин кайтып җиттем. Иң мөһиме–ниятләү икән, шул чагында бар мөмкинлек тә табыла, юллар уң була.  Һәр көнебезгә шөкер итеп яшик! Раббыбыз илгә-көнгә тынычлык, һәр барчабызга сәламәтлек бирсен!

Рената Гаязова—Казан медицина университеты студенты:

- Быелгы елым бик сөенечле булды. Күңелемдә йөрткән хыялыма ирештем. Балык Бистәсе гимназиясен алтын медальгә тәмамлап, Казан медицина университетына укырга кердем. Белем алуның энә белән кое казуга тиң икәнлегенә көннән-көн төшенә барам. Әмма әнием кебек табибә булу, авыруларны дәвалау теләге мине алга, тырышлыкка әйди. Миңа канат куйган әти-әниемә, белем биргән укытучыларыма рәхмәт. Барысын да Яңа ел белән котлыйсым, эшләрендә уңышлар телисем килә.

 

фотоimagetext.ru


Нет комментариев