Районда “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” акциясе старт алды. Аңа беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов кушылды.
Әлеге башлангычны районыбыздан сайланган Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, районыбызның эшмәкәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре хуплап алдылар. Бу көннәрдә шушы чара кысаларында инвалид ата-аналар, балалар булган һәм күп балалы, матди яктан аз тәэмин ителешле гаиләләргә уку әсбаплары, спорт киемнәре, башка кирәк-яраклар туплау бара. Чарага йомгак ясау, җыелган “күчтәнәч-бүләкләрне” ияләренә тапшыру бу атна азагында Кама яры буендагы ял паркында булачак.
фотоcherdakli.com
Нет комментариев