Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Балык Бистәсендә һөнәрчелекне торгызу” проекты кысаларында оештырылган “Осталар бистәсе” ярминкәсе узды.
–Бик мавыктыргыч чара. Районда шулкадәр талантлы кешеләр барлыгын белми идем. Үз идеяләрен тормышка ашыручы осталар алар. Ярминкәдәге әйберләрне күзәтеп кенә калмыйча, күңелгә ошаганын сатып алу мөмкинлеге булуы ошады, – диде Елена.
Ярминкә, чыннан да, мавыктыргыч булуы белән үзенә тартып торды. Кунаклар районның талантлы осталары белән танышып, аларның эшләнмәләрен сатып ала алдылар. Араларында үрелгән челтәр, бизәнү әйберләре, панно һәм тиредән тегелгән картиналар, кулдан тегелгән курчаклар, кондитер әйберләре дә бар. Һәр оста үз визиткасын эшләгән.
Челтәр үрү, сабын, интерьер әйберләр ясау буенча мастер-класслар да, шулай ук Балык Бистәсе районы Яшьләр парламенты акциясендә катнашу мөмкинлеге дә тудырылды биредә.
Ярминкә кысаларында таякчыклар белән челтәр үрү буенча белем алган катнашучыларны бүләкләделәр. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова челтәр үрү осталарына сертификатлар тапшырды. Катнашучылар арасында Балык Бистәсе агротехник техникумы укучылары да бар иде. Алардан әлеге һөнәрнең алга таба үстерүне һәм Балык Бистәсен киләчәктә данлаучы челтәр үрү артелен булдыруны көтәбез.
Соңыннан хәйрия аукционы үткәрелде. Аның барышында велосипед турында хыялланучы малайга бүләк алу өчен акча җыелды. Кыскасы, ярминкә бик күңелле үтте.
Олеся Караганова.
Нет комментариев