Район газетабызның 2016 ел беренче яртыеллыгы өчен язылу вакыты соңгы атналарына керде.
Күпме тугры укучыларыбыз белән моңарчы бик матур теләктәшлектә яшәдек, кыенлыкларны бергәләп җиңдек,күңелебезне бушаттык, шатлык- куанычларыбызны бүлештек, район яңалыклары белән яшәдек.Алга таба да бергә калырбыз дигән ышанычта калабыз.Замана кырыслыгын сәбәп итеп, ярты елга үзебезне район матбагасыннан мәхрүм итү-бер рухи ботагыбызны чабып төшерү, гореф- гадәтләребезгә, тарихыбызга битараф калуга тиң кебек.Үз төбәгеңдә яшәп үз туган газетыңа хөрмәт белән карау, бу үз -үзеңә ихтирам белән яшәү билгесе дә бит әле.Бергә булыйк, бергә калыйк!
Нет комментариев