Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу ислам дөньясында иң олы, күңелләребезгә иң якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнарның тынычлык, дуслык, игелек, миһербанлылык кебек бөек максатка омтылышын гәүдәләндерә. Бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм итү, кешеләрне шатландыру, хәлләрен белү иң саваплы гамәлләрдән санала. Безнең район халкы да бу изге эшләрдән тайпылмас дип ышанам.
Безнең республикада, шул исәптән районыбызда төрле милләтләр, төрле дин тотучылар татулыкта, бердәмлектә, үзара хезмәттәшлектә яшиләр. Бу безнең горурлык. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, тагын да ныгытып яшәргә насыйп булсын.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен.
Илдар Таҗетдинов,
район башкарма комитеты җитәкчесе
Нет комментариев