Район авыл җирлекләрендә үзара салымнан җыелган акчалар кая китә?
Район авыл җирлекләрендә үзара салымнан җыелган акчага дәүләт тә өстәп биргәч саллы гына суммалар җыела. Һәр җирлек аны ниндидер максатта файдаланырга уйлап куйган була инде.
Мәсәлән, Анатыш авыл җирлегендә, үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып һәр кешедән 500 сум акча җыйганнар. Авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев белдерүенчә, дәүләт бюджетыннан өстәп бирелгән акча белән бу 1млн. 287 500 сумны тәшкил итә. Әлеге җәйдә шушы акчага узган ел гына программа кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы янәшәсендә балаларныкы да пәйда булган. Кыска гына вакыт аралыгында ул балаларның яраткан урынына әверелгән. Әлеге мәйданчык комплектына кергән җайланмаларның өчесен авыл җирлегендә урнашкан “Колосок” балалар бакчасына да урнаштырганнар.
Акчаның бер өлешенә авыл зиратында часовня төзегәннәр. Анда соңгы этап эшләре бара. Төзү эшләрен Рәмис Гаянов җитәкчелегендәге “Универсалстрой” оешмасы башкара.
Шул ук салым акчасы исәбеннән урамнар яктырту буенча өстәмә эшләр башкарылган.
“Тамчыдан күл җыела” дигәндәй, дәүләт ярдәме белән тулыландырылган үзара салым акчасын менә шулай елның елында нәтиҗәле файдаланалар әлеге җирлектә.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia