Раштуа бәйрәме уңаеннан Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев үзенең котлавын ирештерде
Җәмгыять

Раштуа бәйрәме уңаеннан Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев үзенең котлавын ирештерде

Раштуа бәйрәме уңаеннан Илһам Валеев үзенең котлавын ирештерде. Анда мондый юллар бар: «Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Күпмилләтле районыбыз соңгы елларда рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту һаман киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе нигезендә тарихыбыз белән кызыксыну...

Раштуа бәйрәме уңаеннан Илһам Валеев үзенең котлавын ирештерде. Анда мондый юллар бар:
«Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Күпмилләтле районыбыз соңгы елларда рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту һаман киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе нигезендә тарихыбыз белән кызыксыну арта, гыйбадәтханәләр ачыла. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә. Раштуа гаиләләрегезгә иминлек, шатлык-сөенечләр алып килсен, туганнар һәм дусларны бергә җыйсын».

Нет комментариев