Рамазан ае гөнаһларның гафу ителү чоры
Рамазан аеның мөбарәк көннәре бик тиз узып бара. Мөселманнар өчен бик күп әҗер-саваплар чыганагы булган изге айның беренче ун көне узып китүе сизелмичә дә калды.
Ислам галимнәре белдергәнчә, Рамазанның беренче ун көнлек чоры ул – Аллаһның рәхмәтенә ирешү вакыты. Дөрестән дә, уразаның беренче көннәрендә мөселманнар гадәтләнгән көн тәртибеннән ваз кичеп, көн дәвамында ашау-эчүдән, башка нәфес теләкләреннән тыелып тора башлаган вакытта Аллаһы Тәгалә үз нәфесен буйсындырырга тырышкан мөэминнәргә Рәхмәт күзе белән карый, кылган догаларына аеруча игътибарлы була. Ураза тотучы мөселманнар Рамазан аеның нәкъ менә беренче көннәрендә ризыкның, суның, башка нигъмәтләрнең Аллаһның нинди олуг Рәхмәте булуын белә.
Тәүбә итү өчен Рамазан аеның һәр минуты да зур әһәмияткә ия, ә изге айның икенче ункөнлеге тәүбә-истигъфар өчен махсус вакыт буларак тәгаенләнә. Без барыбыз да Аллаһның ярлыкавына мохтаҗ, чөнки хаталанмаган һәм нинди дә булса гөнаһ кылмаган кеше юк. Хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм әйтә: “Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә итә торганы”.
Хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, галимнәр тарафыннан рамазан аеның ахыргы ун көне тәмуг утыннан котылу көннәре дип билгеләнә. Кем уразаның тәмамлану чорына туры килгән шушы көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның элек кылган һәм җәһәннәмгә керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм ул, шулай итеп, җәһәннәм утыннан котылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia