Рафаэль Шәвәлиев: «Өлкәннәргә игътибар кимемәсен иде»
Ел дәвамында көтеп алына торган Өлкәннәр көне алдыннан без район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев белән очрашып күптәннән борчып килгән кайбер сорауларга төпле җаваплар ишетергә ният кылдык.
– Рафаэль Мәхмүтович, бүгенгесе көнне сез җитәкләгән бу оешма районыбызда иң эреләрдән исәпләнә. Көндәлек мәшәкатьләрегез һәр көнне өстәлеп кенә торуын да яхшы беләбез. Шуңа кыйммәтле вакытыгызны алмаска тырышып берничә генә сорау бирәсем килә, бүгенгесе көнне районыбыз үзәгендә һәм авылларда яшәүче өлкәннәр белән элемтә, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүчеләр хакында нәрсә әйтер идегез?
– Белгәнегезчә, әле эшли башлавыма бер ел гына вакыт үтеп китте. Беренче көннән үк районыбыз ветераннар советының 11 кешедән торган Президиумын сайладык. Аның составына барлык булган 26 авыл җирлекләрендәге башлангыч оешма җитәкчеләре һәм үз вакытында шактый күркәм хезмәтләре белән халкыбыз арасында олы абруй казанган шәхесләр, легендар җитәкчеләр кертелде. Авыл җирләрендә көйле генә эшләп килүче башлангыч оешма рәисләре көндәлек тынгысыз хезмәтемдә төп ышанычлы ярдәмчеләрем булып торалар. Беренче эш көннән үк миңа районыбызның иң дәрәҗәле шәхесләре, бар күңелләрен биреп райондашларыбыз өчен тырыш хезмәт куйган, мәдәният ветераннары Рәүфә Кадыйрова, Анатолий Автономов, авыл җирлекләрендәге башлангыч ветераннар советы рәисләре Күгәрченнән Сания Сәгыйрова, Шумководан Любовь Абрашенкова, Котлы Бөкәштән Хәтимә Адиуллина һәм башка күп кенә активистларыбыз зур ярдәм күрсәтәләр. Алар белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында элемтәгә кереп аралашырга һәм, әлбәттә инде, төпле фикерләрен ишетергә мөмкин.
– Авыл җирлекләрендәге оешмалар белән ничек аралашасыз?
– Монда безгә үз вакытында районыбыз ветераннарын һәм пенсионерларны пенсия фонды идарәсе тарафыннан оештырылган бушлай заманча технология, компьютер нигезләренә өйрәтүнең файдасы күп булды. Хәзер бик күпләр җылы өйләреннән чыкмыйча гына телефонның контактлар бүлегендә утыралар. Бигрәк тә шунысы куанычлы, бик күп пенсия яшендәге гражданнарыбыз бүген элемтә бүлекләренә барып озын чиратлар тормыйча өйләреннән генә электр энергиясе, коммуналь хезмәтләр һәм газ ягулыгы өчен түләүләрне телефоннары ярдәмендә хәл итәләр. Без дә күбесенчә телефондагы ватсап аша аралашабыз. Күп кенә проблемаларны хәл итүдә кайберәүләрнең фикерләрен ишетүдә аның ярдәме бик зур. Әлбәттә инде, беренче чиратта җирле оешма вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Без әнә шушы ерак авылларда яшәүче башлангыч оешма җитәкчеләренең дәрәҗәсен үстерүнең үтемле ысулларын киң кулланабыз. Әле күптән түгел генә Күгәрчен авылы ветераннар советы рәисе Сания Сабирҗановна Сәгыйровага авыл җирлеге бинасында тантаналы төстә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдык.
– Сезгә район үзәгеннән һәм авыллардан өлкәннәребез ниндирәк сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Аеруча нык истә калганнардан, мөгаен, бу елның җәй айларында кайбер авылларда өлкәннәребезнең суга тилмереп утырулары булгандыр. Белгәнебезчә, күп төбәкләрдә бүген суүткәргеч торбалар узган гасырның 80 нче елларында ук төзелгәнлектән алар нык туздылар. Тиз арада казып атып капиталь ремонтлау өчен акча средстволары җитешми. Бу хәл бигрәк тә Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш һәм башка шундый кайбер авылларда еш күзәтелә. Аннары дарулар белән тәэмин ителешнең йомшак булуы, күп кенә авылларда фелдьшерлар җитешмәве дә зур проблемаларның берсе булып тора. Без мондый көнүзәк мөһим мәсьәләләрне авыл җирлекләре һәм район җитәчеләре ярдәмендә уңай хәл итү юлларын эзлибез.
Бүгенгесе көнне үземнең дә кулымда ике дистәдән артык өлкәннәребезнең сорау -үтенечләре җыелды. Мин аның белән якын араларда район җитәкчесе Радик Ислямов янына кереп бәйнә-бәйнә аңлатырга исәплим, аларны хәл итү юлларын бергәләшеп эзләргә өмет итәм.
-Район җитәкчесенә җиткерергә теләгән кайбер сораулар белән безне дә таныштырсагыз иде?
-Мине һәм бик күпләрне борчыган сораулар арасында бүгенгесе көнне иң әһәмиятлесе күпчелек ветераннарыбызның пенсияләре бик түбән булуы. Менә шундый аз тәэмин ителгән ветераннарыбызга ташламалы дарулар, азык- төлек товарларының кайбер төрләренә бәя төшерүгә ирешә алсак бик яхшы булыр иде. Моңа артык зур чыгымнар да кирәкми. Мисал өчен, андый категория гражданнарыбызга бүгенгесе көнне чагыштырмача арзан бәядән сатыла торган «Кулон-Агро» җәмгыятеннән ипи кайтаруны җайга сала алсак бик зур файда булачак. Моны иң элек шул зонада яшәүчеләр арасында кулланышка кертергә мөмкин. Изге күңелле җитәкче һәм депутатыбыз Альберт Шамилович, шулай ук җирле эшмәкәрләребез ярдәме белән бүгенгесе көнне социаль яклауга мохтаҗларны җирле матбугат чарасы белән тәэмин итүне дә уңай хәл итә алсак файдалы гамәл булыр иде.
- Рафаэль Мәхмүтович, чыннан да планнарыгыз бик җитди һәм шул ук вакытта актуаль дә икән. Әңгәмәбезне йомгаклап тагын нәрсә әйтер идегез. Сезнеңчә ничек, районда бүген мохтаҗлар байтак җыеламы?
- Әлбәттә тормышыбыз бер урында гына тормый бит. Бүген районда яшьләре 90 нан узган 88 кеше яши. Әле Түбән Тегермәнлек авылында 100 яшьлек бер әбиебез бар. Шулай ук бүгенгесе көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветераныбыз гомер кичерә. Болардан тыш шулай ук даими рәвештә игътибар һәм чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган 215 тыл ветераннарыбыз да яши әле бездә. Мин аларның барысын да Өлкәннәр көне белән тәбрик итеп һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм илебезнең имин, тормышыбызның мул булуын телисем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia