Радик Юльякшин (Элвин Грей) Татарстанда узарга тиешле концертларын бер елга туктаткан.
Бу хакта ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
– 2021 елга Татарстанда планлаштырылган концертлар булмаячак. Моның сәбәбе бездә түгел. Без, һичшиксез, сезнең белән очрашырбыз, әмма соңрак, — дип язган ул үз битендә.
Шул ук вакытта җырчы Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, ХМАО, Мәскәү, Үзәк Россия, Украина, Кыргызстан, Казакъстан, Германия, Төркия буенча гастрольләр үз көчендә калуын билгеләп уза.
Нет комментариев