Радик Ислямов Өлкәннәр көне белән котлый
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән мөрәҗәгать итеп һәммәгезне дә чын күңелемнән халыкара Өлкәннәр көне белән котлыйм!
Районыбыз быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтә, аның тотрыклы яшәешендә өлкән буыннарның да өлеше бик зур. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, остазларыбыз бүгенге матур һәм көйле тормышыбыз өчен үз кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр. Илебез өчен авыр елларда куйган фидакарь хезмәтегез бүгенге яшь буын өчен иң яхшы үрнәк.
Батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Сезнең алда барыбыз да баш иябез! Киләчәктә дә өлкән буын вәкилләренең тормышы лаеклы булсын өчен тырышачакбыз.
Гомер юлыгыз бәхетле, балаларыгыз, оныкларыгыз игелекле булсыннар! Һәркайсыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!
Радик Ислямов,
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia