Почтальон 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән
Җәмгыять

Почтальон 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән

Хатын-кыз үз гаебен таныган.

Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Узган ел җәй «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Әлмәт районара почтамтының 34 яшьлек хезмәткәре пенсия өчен бирелгән 217 мең сум акчаны үзләштерүдә шикләнелә. Хатын-кыз үз гаебен таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында подписка биргән.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pochtalon-217-me-sum-pensiya-akchasyn-zlshtergn

rev


Нет комментариев