Татарстанда телефон аша шалтыратып гражданнарның персонифицированный мәгълүматларын алу кебек мошенниклык очраклары теркәлгән. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз хезмәткәрләренең граҗданнарның СНИЛС номерларын, банк картасы реквизитларын ачыклау максатыннан телефон аша шалтыратмауларын искәртә. Шулай ук алар пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын тәкъдим итеп фатирлар, йортлар буенча да йөрмиләр. Әгәр шушы максатлардан...
Татарстанда телефон аша шалтыратып гражданнарның персонифицированный мәгълүматларын алу кебек мошенниклык очраклары теркәлгән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз хезмәткәрләренең граҗданнарның СНИЛС номерларын, банк картасы реквизитларын ачыклау максатыннан телефон аша шалтыратмауларын искәртә. Шулай ук алар пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын тәкъдим итеп фатирлар, йортлар буенча да йөрмиләр. Әгәр шушы максатлардан телефон аша шалтыраталар, яки ишегегезне шакыйлар икән-бу күп очракта мошенниклар. Сак булыгыз!
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев