Патриотлар тәрбиялибез
Җәмгыять

Патриотлар тәрбиялибез

Масловка мәктәбендә даими рәвештә хәрби-патриотик тәрбия буенча эш алып барыла. Уку елы башында төзелгән план буенча чаралар үткәрелә.

Сыйныф җитәкчеләре атна саен уздырылучы мәгълүмат һәм сыйныф сәгатьләрендә хәрби-патриотик темага еш мөрәҗәгать итәләр. Аларда укучылар үзләре дә актив катнашалар. Төрле материаллар туплап киләләр, чыгышлар ясыйлар.

Февральдә үткәрелә торган хәрби-патриотик айлыкны укучылар бигрәк тә көтеп алалар. Айлык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Аҗаган” уены уздырыла. Монда алар ел буена  җитәрлек тәэсирләр алалар.

Урта һәм югары сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышының аерым этапларына багышланган квестта, командалар ярышында катнашалар.

Айлыкның балалар иң яраткан чарасы “Хәрби часть көне” әлбәттә. Бу көнне мәктәбебез хәрби киемнән йөрүче булачак солдатлар белән тула. Һәр сыйныф бүлмәсеннән балаларның укытучыны хәрбиләрчә сәламләве, командирларның рапорт бирүләре ишетелеп тора. Һәр сыйныф ашханәгә  тезелеп, хәрби адымнар белән җырлап атлый. Мәктәп  бу көннәрдә чынлап та хәрби частьны хәтерләтә.

7-11 сыйныф укучылары быел гына оештырылган “Авиация иле” түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Биредә  алар  аэродинамика нигезләрен, очыш теориясен өйрәнәләр. Самолет һәм вертолет белән идарә итү күнекмәләре алалар, илебезнең авиация өлкәсендә ирешкән казанышлары белән танышалар. Бу түгәрәктә  шөгыльләнү укучыларда очучы һөнәренә карата кысыксыну уятып кына калмый, ә бәлки Ватанга мәхәббәт тә тәрбияли.

Хәрби, хокук тәртибе саклау юнәлешләрендәге уку йортларын сайлаучы укучыларыбыз булуны патриотик тәрбиянең бер нәтиҗәсе  буларак кабул итәбез. Бүгенге көндә Сания Әхмәтшина белән  Адель Гобәев Эчке Эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алалар. Ә Владислав Бояршинов армия генералы В. Маргелов исемендәге Рязань югары һава десант команда училищесында укый.

11 декабрь көнне чираттагы ялга кайткан Владислав Бояршинов мәктәпкә укучылар һәм укытучылар белән очрашуга килде. Ул үзе белем ала торган югары хәрби уку йорты турында сөйләде. Анда керү тәртипләре белән таныштырды. Үсмерләрне, кызларны тырышып укырга, сәламәтлекләрен, физик әзерлекләрен ныгытырга өндәде. Училищеда нинди хәрби белгечлекләр алырга мөмкин булуы, аны тәмамлаучыларның нинди өстенлекләрдән файдаланулары турында сөйләде. Курсантларның көндәлек режимнары белән таныштырды. Укучылар аеруча аның училищены тәмамлаган танылган шәхесләр турында горурланып сөйләвен йотлыгып тыңладылар.

Ахырда ул укучыларга үзенең теләкләрен, укытучыларына рәхмәтләрен  җиткерде. Мәктәп коллективы да Владиславка укуында уңышлар теләде. Шундый максатчан, акыллы, тырыш укучыларыбыз күбрәк булсын иде.

 

Нәгыймулла Нәфигуллин,

тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы.


Нет комментариев