Җәмгыять

«Патриотизм- яшьләр күзлегеннән»

Бөек рус язучысы Валентин Пикуль: «Үткәнебезне хөрмәт итәргә кирәк, чөнки аннан башка без барыбыз да тамырлары булмаган агачлар кебек.

Элеккеге заманнардан килгән кешеләрнең изге истәлеген – аларның авыр һәм катлаулы язмышы белән искә алачакбыз»
Бу сүзләрдән соң безнең киләчәк бары тик безнең кулларда гына дип әйтәсе килә. Һәрвакытта да Россия Дәүләте  рухи бердәмлегенең нигезе патриотизм булган. Соңгы вакытта күпләрне яшьләр арасында патриотик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе борчый. Чөнки яшьләр бүген – иртәгә илебезнең булачак гражданнары. Ватанга мәхәббәт туганнан башлана һәм гомер буе дәвам итә.  Үз тарихыңа, өлкән буын эшләренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам булмыйча торып,  әхлакый яктан сәламәт яшьләр үстерү мөмкин түгел. Патриотизмны кече яшьтән тәрбияләргә, хезмәт итү, бердәмлек, тугрылык, намуслылык, дисциплина тәрбияләргә кирәк. 
Безнең бурыч - үз илебезгә ышану, уңай нәтиҗәләр булдыру, алар ярдәмендә кешеләрнең тормышын яхшырту, кеше потенциалын саклап калу. 
Шул уңайдан без «Патриотизм -  яшьләр күзлегеннән» конкурсын башлап җибәрәбез. Сезнең өчен патриотизм нәрсә һәм аны ничек саклап калу турында языгыз. Үз эшләрегезне Балык Бистәсе, З. Шәймарданов урамы, 31 Б йорт. “Авыл офыклары” газета редакциясе адресы буенча яки redrs@mail.ru  электрон адресы буенча юллагыз. Иң кызыклы материаллар газета битләрендә басылачак. Җиңүчеләр 30 октябрьдә билгеле булачак.

 


Нет комментариев