XVII гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, Россияне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һ.б. халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап бәйрәм ителә.
Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара аңлашып, килешеп яши. Гаугалы йорттан бәрәкәт качар, диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде. Республикабызда бүген 8 милләт, 173 халык вәкиле дус-тату гомер кичерә. Татарның Сабантуй бәйрәменә чуашы да, керәшене дә, мордва-марие да агыла. Керәшеннәрнең - Питрау, русларның - Раштуа, мариларның Семык бәйрәмен бөтен Татарстан бәйрәм итә. Һәр халык бер-берсенең диненә, гореф-гадәт, йолаларына хөрмәт белән карый. Татарның шаулап-гөрләп уза торган каз өмәсенә ярдәмгә керәшене дә, русы, чуашы да килә бүген.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев