Озынборыннан сакланабыз: сары кием, ванилин һәм “Звездочка” бальзамы
Җәмгыять

Озынборыннан сакланабыз: сары кием, ванилин һәм “Звездочка” бальзамы

Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә". Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан...

Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә".

Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан кешеләре була икән.

Кан төркеме мөһим роль уйный

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны, башкаларга караганда, озынборыннар ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.

Тирләү

Тир белән бергә бүленүче сөт һәм бәвел кислотасы, аммиак һәм башка матдәләр дә озынборын игътибарын җәлеп итә.

Тән температурасы

Ул югарырак булган саен, озынборыннар да күбрәк ярата.

Физик күнегүләр

Спорт белән даими шөгыльләнгән (бу вакытта тән температурасы күтәрелә һәм сөт кислотасы җыела) кешеләрнең канын да озынборын тәмләп эчә.

Сыра эчсәң - бетте

Ярты литр сыра эчкән кеше дә озынборыннан качып котыла алмый.

Йөкле хатыннар

Бәби көтүче гүзәл затлар шулай ук озынборын һөҗүменә ике тапкырга ешрак эләгә. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: алар углекислый газны ешрак чыгара һәм аларның тән температурасы югарырак була.

Кара һәм кызыл төсле киемнәр кимәгез

Озынборыннар корбаннарын ис һәм төс ягыннан сайлый. Шуңа күрә урамга чыкканда кара, куе зәңгәр, кызыл төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Ә менә сары төсне алар яратмый, ди.

http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18011-ozyinboryinnan-saklanabyiz-saryi-kiem-vanilin-һәm-"zvezdochka"-balzamyi.html

фото Где-омск.рф


Нет комментариев