Өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелә
Җәмгыять

Өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында республикабыз территориясендә террорчылык, экстремизм күренешләренә юл куймау, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән кисәтү-профилактик чаралар комплексы тормышка ашырыла. Бу җәһәттән, безнең район хокук сакчылары тарафыннан нинди чаралар күрелә соң?

Әлеге сорау белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Марсель Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.

- Район территориясендә яңа ел бәйрәмнәре уздыру чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чаралар комплексы эшләнде. Чыршы шәһәрчеген ачу көнендә җәмәгать тәртибен-20, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 25 тән артык, Раштуа да (6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә) 10 полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк. Көндәлек режимда 2 хезмәткәр кизү тора. Шулай ук Росгвардия хезмәткәрләрен, халык дружинасын җәлеп итү күздә тотыла.

Бәйрәмнәр чорында тикшерү-оператив группалар да көчәйтеләчәк. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарның террорчылык күренешләренә каршы сакланышына аеруча зур игътибар бирелә.

Юл-транспорт фаҗигаләрен, бигрәк тә балалар катнашындагы аварияләрне кисәтү максатыннан ЮХИДИның өстәмә постларын кую күздә тотыла. Бәйрәм чараларында кулланыла торган транспорт чараларының техник торышы катгый рәвештә тикшереләчәк.

-Бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарны да алдан  тикшерәсездер инде?

-Әлбәттә, бәйрәм уздыру урыннары башта техник средстволар һәм махсус өйрәтелгән эт белән тикшереләчәкләр, күчмә барьерлар белән әйләндереп алыначаклар. Комиссион тикшерүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, милли гвардия хезмәткәрләре дә катнашалар.

Йомгаклап әйткәндә, район эчке эшләр бүлегендә Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре тыныч, җәмгыятькә каршы күренешләрсез узсын  өчен барлык кирәкле чаралар күрелә.

 

Илгиз ҖАМАЛИЕВ

әзерләде.

фото1pnz.ru


Нет комментариев