Олы Әшнәкнең олпат егете
Җәмгыять

Олы Әшнәкнең олпат егете

 Районыбыз җирлеге республикабызга бик күп иҗади шәхесләрне биргән төбәк. Әсәрләре белән танылган язучы-шагыйрьләр, һәр спектакльнең йөзек кашына әверелгән артистлар, танылган җырчы сандугачлар...  Саный китсәң һәрберсе өчен күңелдә соклану, горурлык хисләре туа.

Олы Әшнәкнең олпат ир-егете, язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар исә әнә шуларның берсе.

Китап сөюче укучылар аның яңа әсәрләрен түземсезлек белән көтеп алса, туган төбәгендә ул һәрчак сагынылган кадерле кунак. Шушы көннәрдә балалар иҗат үзәге, язучының 70 еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан, Әхәт Гаффарны үзенә дәште. Язучы белән бергә аның иҗатташы, балалар шагыйре, якташыбыз Ринат Нуруллин һәм  журналист Алинә Бикмуллина да кайтты.

 

Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина һәм районыбыз мәктәпләреннән укытучылар, «Гаффар дәвамчылары» конкурсында катнашкан укучылар да килде. Һәркемнең кунакларга әйтер җылы сүзе, ихлас теләкләре бар иде.

Сезнең әсәрләрне укып үстек, шулар рухында тәрбияләндек. Иҗатыгызны хөрмәт итәбез. Дәвамчыларыгыз бар, алар әле киләчәктә дә булыр. Сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез,диде Айгөл Камилевна үзенең котлау чыгышында һәм әдипкә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансурович исә сүзен ерактан, үзенең Урахча мәктәбендә директор булып эшләгән  һәм Әхәт Гаффарның яшьлек елларыннан башлады. Шул чорда бер төркем язучыларның очрашуга килгәннәрен, алар арасында юбиляр якташыбызның булуын һәм шул чакта ук күңелдә җылы тәэсирләр калдыруын искә төшерде. Бүгенге очрашуны башлап йөргән, зур тырышлык куйган Олы Әшнәк кызы Алинә Бикмуллинаны район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Очрашу әнә шулай матур, җылы атмосферада дәвам итте. Тумышы белән Зур Мәшләк авылыннан булган, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Ринат Нуруллин, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова, район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Хисамованың чыгышларында да Әхәт Гаффарга булган хөрмәт, ихтирам чагылды.

Минем өчен чын бәйрәм ясадыгыз. Рәхмәт сезгә!—диде юбиляр җавап сүзендә. –“Гаффар дәвамчылары” конкурсына 40 тан артык эш килде. Укучыларның хикәя, әкиятләрен укыган вакытта таң калдымгаҗәеп талантлы, язуга сәләтле балалар бар арагызда. Иҗат ялкыны кабынган икән, сүнмәсен, языгыз, иҗат итегез,диде ул.

Әйе, бүген укучылар Әхәт абыйларыннан үрнәк алып каләм чарлыйлар, үзләренең әкият-хикәяләрен язалар икән, бусы инде әдәбиятка беренче адым адымнары. Әлбәттә, әле  алар кыяр-кыймас  кына иҗат итәләр. Шулай да иҗат очкыны кабынган.  Димәк, “Гаффар дәвамчылары”ның киләчәгенә өмет-ышаныч бар.

Конкурста катнашкан укучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, беренче, икенче, өченче урыннарны алган җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, “Идел” журналына подписка тапшырылды. Кичәне алып баручыларрайон балалар иҗат үзәгеннән Галия Бикмуллина, Айгөл Хәмәтвәлиева, матур җырлар бүләк иткән Регина Шмелевабарысы да  бу көнгә матурлык, ямь өстәделәр.

Юбилей тантанасы бик күпләрнең күңеленә якты уй-хисләр салды. Хыялларына, каләмнәренә тугры калган яшь иҗатчылар, кем белә, киләчәктә бәлкем танылган язучы Әхәт Гаффар кебек әдәбият мәйданнарына чыгарлар, үзләрен танытырлар әле. Ә мин язмамны шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның юбилярга багышланган шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Әшнәкләрдән Казаннарга килеп,

Бистәләрнең данын якладың.

Олуг юбилеең белән котлап сине,

Сәлам юллый туган якларың.

Рәкыйп, Әхәт, Ринат Гаффарлар—

Өчәү бергә бигрәк көчле сез.

Әдәбият-сәнгать дөньясында,

Алыпбатыр төсле эшлисез.

Эшең белән раслап яшисең син,

Бистәләрнең аклап өметен.

Олы бәйрәмнәрең котлы булсын,

Әшнәкләрнең олпат егете,

Бистәләрнең асыл егете.

 

Фәрвәз Каюмова.

 

Белешмә: язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Һәм озак еллар республика көндәлек матбугатларында эшли.


Нет комментариев