Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды
Җәмгыять

Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды

Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.

Күптән түгел Олы Әшнәк авылында Рәкыйп, Әхәт, Ринат Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды.
- Әлеге шәхесләрнең  балачагы, яшьлек еллары биредә үткән, тәүге каләмне дә шушы нигездә тибрәткәннәр. Алар - авылыбыз горурлыгы, - ди авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова.
Кечкенә генә эш кебек тоелса да, игелекле гамәл башкарылган. Әлеге урамның Гаффарлар урамы исемен йөртүе дә хөрмәт-ихтирамга лаеклы.
 


Нет комментариев