“Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булып эшләү дәверендә “Авыл офыклары” газетасы безнең эшебезне яктыртып баручы бердәнбер матбугат булды. Аның аша без мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән тирәнтен таныштык, райондагы башка балалар бакчаларындагы хәбәрләрне укыдык, тәҗрибә уртаклаштык. Шуңа да күңелемә якын, кадерле ул район газетасы.
Хәзерге көндә дә газета битләрендә районыбыз тормышы төрле яктан яктыртыла. Мәгълүматларга тулы, бай дияр идем мин аны. “Дин һәм без” рубрикасында бирелгән язмалар, намаз вакытлары, тәрбияви темага язылганнарны һәм игелекле гамәлдән соң әйтелгән рәхмәт хатларын кызыксынып, яратып укыйм. Күптән түгел Олы Солтан авылындагы бер гаиләнең 4 әбине тәрбиягә алуы турында эчтәлекле язма чыкты. Үрнәк гаиләләр күп районыбызда, Аллага шөкер. Алар хакында язу яшь буынга өлге дә булып тора. Газетада темалар төрләнеше артты, барысы да җиңел укыла, аңлаешлы.
2020 елның беренче яртыеллыгына язылу игълан ителүгә гаиләбезгә һәм Өлкәннәр көне уңаеннан апабызга бүләк итеп “Авыл офыклары”на язылдык. Редакция коллективына киләчәктә дә иҗат уңышлары телим.
Иделия
Мәхмүтова,
Балык Бистәсе
буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе.
Нет комментариев