Очрашу шатлык бүләк итте
Шәфкатьлелекнең чиге юк, дибез. Кемне дә булса игелекле гамәлебез белән сөендерә алсак, күңел сөенә. Ә андыйлар, шөкер, аз түгел.
Шушы көннәрдә район башлыгы Илдар Таҗетдинов Түбән Тегермәнлек авылында Артур һәм Диана Хәбибуллиннар гаиләсе белән очрашты. Әлеге гаиләдә өч ул тәрбияләнеп, аның икесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Район башлыгы гаиләнең матди хәле, яшәү шартлары белән кызыксынды.
–Төрле чаклар була, шулай да яхшыга өметләнеп яшибез,–диде Диана Хәбибуллина. –Олы улыбыз Адельгә 11 яшь тулды. Аның белән проблемалар күбрәк. Тик нишлисең, язмышка үпкәләп булмый, тормыш дәвам итә. Менә әле йорт-җирләрне яңарту эшенә керештек.
Хәбибуллиннар моннан берничә ел элек Түбән Тегермәнлек авылына читтән кайтып урнашканнар, йорт сатып алганнар. “Тырыш, булдыра торган гаилә”, дип бер сүз белән генә характерлады алар хакында авыл җирлеге башлыгы Николай Дмитриев.
Район башлыгы гаиләгә бүләк итеп сертификат тапшырды, балаларны бер кочак канцтоварлар, матур-матур уенчыклар белән сөендерде. “Безгә булган игътибарыгыз, хөрмәтегез өчен чиксез рәхмәт”,–диде Диана Хәбибуллина. Футбол тубы белән уйнаган Эмиль, машинаны үз иткән Әмирнең куанычлары исә бөтен кешенекенә караганда да күбрәк иде. Районнан махсус килгән клоуннар белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнады алар. Шул арада чәчтараш Айгөл Вахитова хуҗабикәгә матур прическа да ясап өлгерде. Бер мизгелгә булса да дөнья мәшәкате онытылды, күңелдә кояш балкыды, яшәү үз матурлыгы белән ачылды.
Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова, әлеге бүлек хезмәткәре Ольга Рәхимова, авыл җирлеге башлыгы Николай Дмитриев та катнаштылар. “Изгелек кыл да суга сал...”, ди халык мәкале. Район башлыгы инициативасы белән булган әлеге очрашу да мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелекнең матур бер өлгесе иде.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia