Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Әни, бәгърем, үләмен" - Лилия Сәлахетдинова Кемерово фаҗигасенә багышлап үзәк өзгеч шигырь язган

Кичәдән бирле тамактан төер китми. Кулдан эш бармый. Телдә дә, уйда да шул: Кемерово фаҗигасе... Күпме бала тереләй янып үлгән! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып менә нинди юллар язган: Бисмилламны әйтеп башлыйм, Бүгенге көн бәетен. Язгы яллар вакытында, Күпме бала таш астында, Күрде соңгы сәгатен. Олыларга...

Кичәдән бирле тамактан төер китми. Кулдан эш бармый. Телдә дә, уйда да шул: Кемерово фаҗигасе... Күпме бала тереләй янып үлгән! Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да бу фаҗигане йөрәге аша уздырып менә нинди юллар язган:

Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Бүгенге көн бәетен.
Язгы яллар вакытында,
Күпме бала таш астында,
Күрде соңгы сәгатен.
Олыларга рәнҗү аша,
Балакай эндәшәсең:
Чыгу юлын ник бикләдең,
Кайда Кеше йөрәгең!?
Нигә гомерем өздең?
Актык сулыш телефонда:
- Ишек бикле, ярдәм килми,
Тирә-ягымда төтен..."
Өметсезлек аша тавыш:
- Әни, бәгърем, үләмен!..
Күпме язмышны сөрттерде
Яңа туган язгы көн.
Күз яшьләре асфальт юа,
Елыйсы да бит читен,
Кайгы бүген бербөтен.
Кош канатларын аралап,
Һаваларда оча көл.
Бер гаепсез нарасыйлар,
Җирдә җәһәннәмне күрде...
Кемгә соң бүген җиңел!?
Иий нәниләр, теләү артык,
Сезгә түре җәннәтнең.
Якыннарга сабырлыклар,
Калгандыр эне-сеңел,
Дога кылыр сезгә гел.
фотоfotokto.ru
http://matbugat.ru/news/?id=21962

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев