Җырчы Алсу Фазлыевадан күркә кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 кг күркәне салып сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.
Күп ашарга ярамый, көнгә 1-2 кашык кабып куйсан бик яхшы. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны яхшы күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы ди Алсу ханым, әнисе рецепты белән уртаклашып.
http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/19857-narat-kүrkәsennәn-kaynatma-retsept.html
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев