«Музей базары» ярминкәсендә
Җәмгыять

«Музей базары» ярминкәсендә

Күптән түгел Татарстан Республикасының Милли музеенда «Музей базары» дип аталган яңа ел бүләкләре һәм сувенирлар ярминкәсе булып узды. Анда туган якны өйрәнү музее һәм филиаллары да катнашты.

Ярминкәгә без сувенирлар, челтәрләп бәйләнгән төрле эшләнмәләр алып бардык. Шулай ук челтәрләп бәйләү  һәм сувенир балык эшләү буенча мастер-класс уздырдык.

Күргәзмә кызыклы гына булып калмыйча, файдалы да булды. Килүчеләр коклюшкаларда бәйләп тә карадылар. Шәһәр телевидениесе  хезмәткәребез Любовь Ахунова белән әңгәмә оештырды. Ярминкә безнең өчен нәтиҗәле булды, үзебезгә алдагы хезмәтебездә яңа фикерләр белән баеп кайттык.

Гөлфия Гарипова,

Балык Бистәсе туган як өйрәнү музее директоры.


Нет комментариев