“Мобиль сайлаучы” хезмәтенә гаризалар кабул ителә
Җәмгыять

“Мобиль сайлаучы” хезмәтенә гаризалар кабул ителә

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлаулар 2020 елның 1 июленә билгеләнгән. Сайлау өчен шулай  ук 25 июньнән 30 нчы июньгә кадәр алдан сайлау мөмкинлеге тудырыла.

Татарстанда 5 июньнән яшәү урыны буенча сайлауда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. “Мобиль сайлаучы” технологиясе теркәлү кайда булуга карамастан, яшәү урыны буенча сайларга мөмкинлек бирә. Гаризалар күпфункцияле хезмәт күрсәтү (МФЦ) офисларында, территориаль комиссияләрдә (паспорт булу шарт) һәм Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) сайтында (бу очракта файдаланучыдан расланган теркәлү кирәк) кабул ителә. 
“Мобиль сайлаучы” хезмәте механизмы татарстанлыларга үзен уңайлы яктан таныткан билгеле технология. Аны 2018 елны Россия Президенты сайлаулары үткәргәндә кулландылар. Шулай ук 2019 елны республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында да кулланылды,- дип комментарий ясады Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Әлеге алым гражданинга теркәлү урыны кайда булуга карамастан, уңайлы сайлау участогы билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, сайлаучы Казан шәһәрендә эшли, ә Әлмәттә яшәү урынында теркәлгән. Сайлауда туган шәһәренә кайтмыйча да  катнашырга мөмкин. Моның өчен яшәү урыны буенча җайлы сайлау участогы исемлегенә кертүне сорап гариза бирергә кирәк.
“Гаризада гражданин кайсы сайлау участогында булырга теләвен күрсәтергә тиеш. Участоклар исемлеген  Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе  сайтында “Үз участогыңны тап” бүлегендә карарга мөмкин. Гариза биргәннән соң мәгълүматларны  яңа участокка теркиләр, ә төп участокта бетерәләр”, - дип аңлаттылар республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Сайлау урынын үзгәртү турындагы гаризаны бу ысуллар белән 5 июньнән 21 нче июньгә кадәр башкарып була.  16 июньнән 21 нче июньгә кадәр гаризаларны участок комиссияләрендә биреп була. Гражданнарны кабул итү барлык санитар шартларны саклап башкарылачак. Өстәмә уңайлык тудыру һәм кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмау максатында Татарстан Республикасы  буенча электрон чиратка язылып була.
Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе.


Нет комментариев