Республиканың алты зонасында “Бердәм Россия” фиркасенең мобиль кабул итү автобуслары эшли. Һәр район халкына Дәүләт Советы яңа составында эшләячәк “Бердәм Россия“ фиркасенә үз сорауларын юлларга мөмкинчелек бирелде .
24 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр гражданнарны 650 тапкыр кабул итү каралган. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәреннән тыш мобиль кабул итү 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр барачак. Алдан язылу таләп ителми. Беренче ике атнада 150 кабул итү үткәрелеп 1500 дән артык сайлаучы теләкләре (наказ) алынган.
“Бердәм Россия” сәяси фиркасе сайлаучылар теләкләре белән уңышлы эшчәнлек алып бара. 2014 нче елда узган сайлау кампаниясендә барлыгы 2500 мәсьәлә күтәрелеп, шуның 83 проценты үтәлгән.
Сайлаучы теләкләренә (наказ) таянып “Бердәм Россия” яңа кануннар эшләде, Президентка юллама бирделәр, хөкүмәткә республика халкы җиткергән проблемаларны эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәклеген күрсәттеләр.
Узган атна ахырында мобиль кабул итү автобусы безнең районның өч авылында булды. Сайлаучылар теләкләрен (наказ) мобиль кабул итүнең төбәкара координаторы Лилия Павлова, аның ярдәмчесе Айгөл Билалова һәм фирканең җирле бүлеге башкарма комитеты башкаручы сәркатибе Айсылу Сәхапова кабул иттеләр.
- Без тугыз районда булдык. Наказларны кабул иттек. Алар күбесенчә юлларның торышына, торак, чишмәләрне төзекләндерүгә бәйле. Бүген сезнең районда эшләячәкбез, - диде Айгөл Билалова.
Котлы Бөкәш авылында мобиль кабул итүгә алты Котлы Бөкәш авылы кешесе мөрәҗәгать итте. Мисал өчен, мәктәп башлангыч сыйныфлар өчен яңа парталарга, урындыкларга мохтаҗ. Гомер буе шушы авылда яшәп хезмәт куйган берәү Үзәк, Совет, Ворошилов урамнарында тротуарлар булдыруны сорады. Аны шулай ук авыр йөк машиналарының авыл уртасыннан йөрүләре һәм шуның нәтиҗәсендәкуркыныч тудырулары, йокыга комачалаулары борчый. Балалар бакчасын төзекләндерү, аны яңа җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук Тәберде Чаллысы авылында балалар мәйданчыгы төзү мәсьәләсе күтәрелде, хокукый сораулар да булды.
Олы Мәшләк авылы халкы үзләрендә күп функцияле үзәк төзүләрен һәм авыл клубына капиталь ремонт үткәрүләрен сорадылар. Ә бикчурайлылар күпере булган автомашина юлы салырга кирәклеген белдерделәр.
Мобиль кабул итүнең төбәкара координаторы Лилия Павлова кабул итүгә килүчеләрне игътибар белән тыңлады, сорауларга җавап бирде һәм барлык теләкләрне депутатлар онлай режимда карый ала торган “Минем депутат” системасына кертте. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бу системада һәркем үз наказын куя ала.
Гражданнарны мобиль кабул итүнең чираттагысы районыбызда 21 нче августта узачак.
Таңсылу Минһаҗева.
фото автордан.
Нет комментариев