Россия Президенты Владимир Путин бүген, 6 ноябрь көнне, Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турында карар кылды.
ФСБ җитәкчесе Александр Бортников киңәше шундый булган. Шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә кире кайтаруына кагылышлы әмер дә бирде.
Ростуризм башлыгы Олег Сафронов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Мисырда 45 меңнән артык россияле ял итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50653
Нет комментариев