“Мишутка” балалар бакчасында Тәрбияче көне булып узды.
Ул бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Тәрбиячеләр Светлана Круглова һәм Ирина Захарова бәйрәмне кызыклы оештырдылар.
Балалар җырлар башкардылар, такмаклар әйттеләр. Тәрбиячеләргә матур котлау сүзләре җиткерделәр. Бергәләп уеннар катнаштылар. Тәрбиячеләр дә үз чиратында балаларга бүләк ясап җыр башкардылар.
Әлеге бәйрәм балалар һәм бакча хезмәткәрләре өчен күңелле, күтәренке кәеф тудырды.
Рузилә Фәрзекаева,“Мишутка” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Нет комментариев