Бөек Җиңү көне алдыннан, Ямаш авылында үзенең 96 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзахан абый Әхмәтов янына юл тоттык.
Шунысы куанычлы, сугыш каһарманының сәламәт, җор телле һәм данлы үткәннәрен бик яхшы хәтерләве сөендерде. Ул үзенең фронттагы кичерешләрен әле берничә көн элек булган вакыйгалар төсле барысын да яхшы хәтерли.
Мирзахан абыйны авылдашлары, якыннары 1943 елның ноябрендә фронтка озаталар. Ул элемтәчеләр ротасында хезмәт итә. Аларга һәрвакыт алгы сафта булырга туры килә. Якташыбыз баштагы мәлләрдә Смоленск тирәсендә барган каты бәрелешләрдән сау-сәламәт чыгуына сөенергә өлгерми, аларны 2 нче Белоруссия фронты составына күчерәләр. Биредә исә алар алдына бик җитди сугышчан бурычлар куела. Фашист сугыш чукмарларыннан үз илебезне һәм башка дәүләтләрне мөмкин кадәр күбрәк азат итеп барысына да сау-сәламәт көе туган илләренә әйләнеп кайту була. Әнә шулай туктаусыз үлем белән күзгә-күз очрашып алар күпләр тарафыннан көтеп алынган Бөек Җиңү көнен, карап торырлык бер генә дә төзек йорт-җирләре калмаган Германия җирендә каршы алалар. Әмма сугыштан соң да әле аларны туган җирләренә җибәрергә ашыкмыйлар. Азат ителгән дәүләтләрдә тулысынча тынычлык урнаштыру, чик буйларын ныгыту, яшь солдатларны өйрәтү кебек мөһим бурычлар куела. Шушындый сугышчан бурычларын үтәгәннән соң туган якларына 1949 елда гына кайтырга насыйп була. Туган авылында үл үзенең тормыш юлдашы Галиясен очратып туй ясыйлар. Тыныч тормышка сусап кайткан фронтовик баш-аягы белән тормыш, гаилә мәшакәтьләренә кереп чума. Гаиләләренә ямь биреп бер-бер артлы 6 балалары дөньяга аваз сала. Әмма тормыш тоташ бәйрәмнәрдән генә тормый шул. Аңа да бик вакытсыз ике баласын, 20 ел элек карчыгын югалтуы, сугышчан дуслары төсле бер дә җиңел булмагандыр. Ләкин дәһшәтле Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган фронтовик тормыш хәсрәтләре алдында сыгылып төшми. Бүгенгесе көнне ветеран улы Габдрахман белән килене Исламия тәрбиясендә яши. Шунысы куанычлы, Бөек Җиңү көнен ул үзенең яшьлек елларында туган көнендәй зарыгып көтеп ала. Әлбәттә инде, һәрвакыттагыча аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов та ихлас күңеленнән котлап изге теләкләрен җиткереп барлык райондашларыбыз исеменнән рәхмәтен җиткерә.
Рәсемдә фронтовик улы Габдрахман белән.
Идрис Аметов.
Нет комментариев